16+

Дубай шоколады феномены

Интернет челтәрендә яңа тренд – Дубай шоколады популярлык казанды.

Дубай шоколады феномены

Интернет челтәрендә яңа тренд – Дубай шоколады популярлык казанды.

Россиядә десерт октябрь башыннан күпләп сатыла башлаган, ә маркетплейсларда соңгы берничә ай эчендә аның бәясе дүрт тапкырга арткан – бер плитка өчен 2000 сумга кадәр сорыйлар. Казан федераль университеты эксперты фикеренчә, Дубай шоколады Веблен эффектына дучар булырга мөмкин, ягъни товарның бәясе аның кызыктыргычлыгын арттыра. 

Дубай шоколады – фисташка пастасыннан, шыгырдап торган катаифи камырыннан һәм чикләвектән ясалган десерт. Аны бер-ике ел элек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге кондитер кибетләренең берсендә уйлап тапканнар. Шоколадка күзәтү ясалган видеолар социаль челтәрләрдә күпләп тарала, миллионлаган караулар җыя. Дубай шоколады тирәсендә шау-шуның үсүе белән ул илебездәге кондитер кибетләрендә дә, маркетплейсларда да пәйда булды, бу тәм-томны үзләре ясап караучылар да бик күп.   

Шоколадның вакыт узу белән генә популярлык казануы бер дә гаҗәп түгел, дип саный КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Маркетинг кафедрасы ассистенты, Россия маркетологлары гильдиясе әгъзасы Руслан Шакиров. Эксперт феноменны мәгълүмати каскадлар теориясенән чыгып аңлата. 

Тарихта мондый очраклар билгеле. Барлык хайплы товарларны аларның тормыш циклы аша карарга кирәк. Ягъни товар базарга чыккач, ул бик тиз популярлаша алмый. Ул үсеш, олыгаю этабы аша уза, аннары киң таныла, аны күпләп куллана башлыйлар, һәм акрынлап аңа карата кызыксыну сүрелә. Мәсәлән, бүген шырпыны һәр кибеттә дә табып булмый,  ә элек бу товар бик популяр иде, - ди КФУ маркетологы.

Россиядә Дубай шоколадының бәясе 100 грамм өчен 1000 сумнан алып 2500 сумга кадәр җитә. Шул ук вакытта десертның бәясе үзкыйммәтеннән берничә тапкыр югарырак булуы сатып алучыларны куркытмый, аңа ихтыяҗ көн саен арта. 

-    Шоколад Веблен эффектына дучар булырга мөмкин: аның бәясе югары булуы десертны кызыктыргыч итә дә. Бу тәм-томны сатып алганда, кешеләр: «Мин бер плитка шоколадка 2000 сум тота алам», - дип күрсәтергә омтыла. Товарның югары бәясе маржиналь теория белән дә бик яхшы аңлатыла.  Бәя турыдан-туры үзкыйммәткә һәм салынган хезмәт күләменә түгел, ә кешеләр аның өчен күпме түләргә әзер булуына бәйле. Шуңа күрә бәя дә һәр җирдә төрлечә. Без күптөрлелеккә омтылабыз, һәм мөгаен, кызыксынуыбыз басылгач, янә гадәти шоколад сатып алуга кайтачакбыз, - дип саный Шакиров. 

Маркетолог фикеренчә, товарга кызыксынуны массакүләм мәгълүмат чаралары да арттыра. Дубай шоколады темасын аны хәтта татып карамаган кешеләр дә күтәрә. Кулланучыларда шул рәвешле бар кеше дә көнчыгыш тәм-томын ашый дигән иллюзия туа. 

-    Чынбарлыкта исә Дубай шоколады әлегә эре сәүдә челтәрләрендә юк, ул икътисадка берничек тә йогынты ясамый, яңа кулланучылар паттерннарын формалаштырмый. Башка төр тәм-томнарны кысрыклап чыгару турында сөйләп тә торасы юк, - ди КФУ Маркетинг кафедрасы ассистенты. 
Популярлык үсешен гадәттә кыңгырауга охшаган график белән тасвирлыйлар. «Хайплы» товарларда бу кыңгырау вертикаль буенча яссы була, ягъни тренд популярлыкның кискен үсешен кичерә һәм бик тиз түбәнгә тәгәри, дип билгели белгеч. Күптән түгелге мисаллардан спиннерларны (күңел ачу һәм тынычландыра торган әйләнә торган уенчыклар) китерергә була, 90нчы елларда – тамагочи (йорт хайванын карауны имитацияли торган электрон уенчык), СССРда – бик популяр Рубик кубигы. 

Руслан Шакиров трендларны бенгаль утлар белән чагыштыра: «Алар бик көчле яна, ләкин тиз сүнә». Дубай шоколады киләчәктә чәчәк бәйләменә альтернатива булырга мөмкин дигән фикерләр дә бар. Казан университеты маркетологы мондый фаразлар белән килешми.

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading