Көз ахырында, көннәр бигрәк тә моңсу торган чорда без хатын-кызлар җылылык һәм матурлыкка аеруча мохтаҗ.
Гомумән, ноябрь — рефлексия, үз-үзеңне кайгырту һәм эчке гүзәллекнең яңа чикләрен ачу өчен менә дигән вакыт! Бу эштә исә безнең матурлык календаре ярдәмгә килер. Көзнең соңгы аенда кайчан һәм нинди процедуралар эшләргә киңәш ителә икәнен ачыклый аласыз. Һәрвакыт күз явын алырлык булыйк, кызлар.
Бит тиресен тукландыручы һәм тынычландыручы маскалар: 1-15 ноябрь.
Бит тиресен чистартучы маскалар һәм скраблар: 16-30 ноябрь.
Профессиональ рәвештә бит тиресен кайгырту: 19, 20, 28-30 ноябрь.
Тешләрне профессиональ чистарту: 19, 20 ноябрь.
Маникюр: 1, 5-7, 29 ноябрь.
Педикюр: 1, 5-7, 29 ноябрь.
Солярий: 17, 25-27 ноябрь.
Биюти-товарлар, кием һәм аяк киеме сатып алу: 14, 21, 22 ноябрь.
Массаж (ял иттерүче, токсиннарны чыгаручы): 16, 17, 25-27 ноябрь.
Ароматерапия: 1, 10, 11, 18-20, 28-30 ноябрь.
Депиляция, эпиляция: 10, 19, 20 ноябрь.
Дөрес туклануга күчү: 6, 25-27 ноябрь.
Целлюлитка каршы процедуралар: 25-27 ноябрь.
Сауна, мунча, ванна, бассейн: 8-11, 16, 17, 25-27 ноябрь.
Керфек, каш һәм чәчне коррекцияләү: 5-7, 14 ноябрь.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар