16+

“Без шул законсыз мигрантлар белән көрәшәбез»

Чит илдән кануннарны бозып килүчеләрне тозак көтә.

“Без шул законсыз мигрантлар белән көрәшәбез»

Чит илдән кануннарны бозып килүчеләрне тозак көтә.

Легаль булмаган миграция аны оештыручыларга да, безнең илгә килүчеләрнең үзләренә дә отышлы булмаячак. Штрафлардан тыш, иректән мәхрүм итү сроклары да артачак. Моңа юнәлдерелгән канун проектлары пакетын Дәүләт Думасы икенче һәм шундук өченче укылышта кабул итте.

Инициатива авторларының берсе, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатканча, үзгәрешләрнең максаты - миграцияне тыю түгел, ә аны канунлы кысаларга салу. "Бер яктан, хезмәт миграциясе аша икътисад үсә. Әмма шуның белән бергә эш бирүче илебезгә килеп урнашучылар өчен җаваплы булырга тиеш", - дип ассызыклый сәясәтче. Халык бит "капка төбендә йөрүчеләрдән", аларның иминлегенә янаучылардан яклауны сорый, дип аңлата ул.

Бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган законсыз миграцияне оештыруны да аеруча авыр җинаятьләр исәбенә кертәчәкләр. Бу шулай ук авыр яки аеруча авыр җинаятьләр кылу максатларында легаль булмаган кешеләрне кертү очракларына да кагыла. Закон бозучыларны 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү (хәзер бу җинаять буенча максималь җәза - җиде ел иректән мәхрүм итү), шулай ук 3тән 5 миллион сумга кадәр штраф салу да каралган. 

Шул ук вакытта ялган документлар әзерләү, аны кешеләргә тапшыру һәм мигрантларны ялган теркәү белән бәйле җинаятьләр өчен 2 елдан 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралачак. Элегрәк Володин хәбәр иткәнчә, чит ил гражданнарын законсыз исәпкә кую белән бәйле ачыкланган җинаятьләр саны 14 процентка арткан (бу елның җиде аенда мондый очраклар - 23 меңнән артык). Мәскәүдә Крокус Сити Холлда булган фаҗигане искә алсак та, җаннарны өшетеп  җибәрә. 

Искәртик, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус сити холл»га 2024 елның 22 март кичендә концерт алдыннан һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 145 кеше һәлак булды, шул исәптән балалар да. 550 кеше яраланды.
23 мартта иртән Брянск өлкәсендә 4 башкаручыны тоткарладылар. Бу эш буенча 12 кеше кулга алынган.

Тагын бер кабул ителгән канун – мигрантлар өчен законсыз хезмәтләр тәкъдим ителә торган сайтларны судтан тыш блокировкалау белән бәйле. Биредә миграция статусын рәсмиләштерү өчен ялган документлар ясау турында сүз бара. Депутатлар мондый карарларны мониторинг нәтиҗәләре буенча һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре нигезендә прокуратура органнары кабул итәчәген ачыкладылар. Бу икенче укылышта каралачак. 

Дәүләт Думасында китерелгән иң аз бәяләүләр буенча, легаль булмаган миграция буенча хезмәтләрнең күләгәдәге базарында миллиард сумнар әйләнә.
Дүртенче канун проекты нигезендә, арадашчы оешмаларга мигрантлардан имтиханнар кабул итүне тулысынча тыячаклар. Чит илдән килүчеләргә рус телен белү турындагы сертификатларны бары тик дәүләт учреждениеләре генә бирә алачак. Төгәл исемлекне Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Әлегә кадәр мигрантлардан имтиханнар кабул иткән оешмаларның 65 проценты коммерция структуралары булган. Моны Генераль прокуратура тикшерүе ачыклаган. 

Полиция легаль булмаган мигрантларның өйләренә кайтуын күзәтә алачак.
Яңа кануннар дәүләт сәясәтен һәм легаль булмаган миграциягә мөнәсәбәтне системалы рәвештә үзгәртә, дип саный Дәүләт Думасының вице-спикеры Ирина Яровая. Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгы легаль булмаган миграцияне милләткә яный торган куркынычларның берсенә керткән. Бу, чыннан да, шулай дип саный парламентарий. 

Депутатлар бу кануннарның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотачаклар һәм барлык хокук саклаучылардан легаль булмаган миграцияне булдырмау буенча хәлиткеч гамәлләр көтәләр, дип ышандырды ул. Шул ук вакытта миграция сәясәте буенча Дума комиссиясе эшен дәвам итәчәк һәм Хөкүмәткә берничә өстәмә чара тәкъдим итәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин инициативалар пакетын карау барышында: "Шушы көннәрдә без тагын бер закон проектын караячакбыз, анда сүз законсыз миграция оештыручыларның һәм барлык бу хокукка каршы гамәлләрдә катнашучыларның мөлкәтен конфискацияләү турында бара. Ә административ җаваплылык өлкәсендәге үзгәрешләрне ахыргы укуларда карарбыз. Ниндидер программалар яки мәнфәгатьләр, идеологияләр аермасына карамастан, без барыбыз да бу өлкәдә тәртип урнаштырырга һәм законсыз миграция белән көрәшергә кирәк дигән бердәм фикердә.

Без законсыз миграция белән, җинаятьчелеккә каршы көрәшәбез, бу өлкәне үтә күренмәле итү һәм үтәләчәк кагыйдәләрне билгеләү өчен барысын да эшлибез. Рус теленнән имтихан тапшырудан башлап. Телне белсәң, имтихан бирерсең. Белмисең икән - өйрән. Безгә канунны үтәүчеләр, рус телен белүчеләр һәм безнең традицияләрне хөрмәт итүчеләр килергә тиеш. Сүз шул хакта бара.

Легаль булмаган миграция белән шөгыльләнүче кешеләр җәзага тартылачак. Әгәр элек бу маддә буенча максималь срок - җиде ел булса, хәзер иң азы да - сигез ел. 

Гомумән хезмәт миграциясе темасын һәм законсыз миграция темасын аерырга кирәк. Менә без сезнең белән законсыз миграция мәсьәләләрен хәл итәбез. Нәкъ менә безнең сайлаучыларыбыз депутатларның игътибарын шуңа юнәлтә һәм үзләрен тәүлекнең караңгы вакытында капка төбендә йөрүчеләрдән саклауны таләп итә. Чөнки болар канун бозучылар. Менә без шул законсыз мигрантлар белән көрәшәбез".

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading