16+

Әгәр черки тешләсә

Черки тешләгән урынга содалы суга (бер стакан суга бер бал кашыгы исәбеннән) манылган мамык куеп торыгыз.

Әгәр черки тешләсә

Черки тешләгән урынга содалы суга (бер стакан суга бер бал кашыгы исәбеннән) манылган мамык куеп торыгыз.

Сода урынына тоз да кулланырга ярый.
Ярты стакан суга бер төймә изелгән фурацилин салып, шуңа манылган мамыкны да куярга мөмкин.

Черки тешләгән урынны бака яфрагы белән дә каплап торырга мөмкин. Әмма аны башта юып, согы чыксын өчен төяргә һәм марля белән бәйләп куярга кирәк.
Кул астында бака яфрагы булмаса, алоэ согын кулланыгыз. Согын чыгарганчы, биш минутка суыткычның катыру камерасына куеп торыгыз.
Балаларның яралы урынын сабын һәм салкын су белән юып, хлоргексидин яки мирамистин сылап куегыз. Олырак балаларга суга нашатырь яки бор спирты кушылган катнашма сөртегез.

Авырткан урынга салкын су тутырылган пластик шешә яки сөлгегә төрелгән боз куеп торыгыз. Әмма салкынны озак тотарга ярамый.
Черки тешләгән урынга «Звездочка» бальзамы, лаванда һәм канәфер эфир маен сыларга киңәш ителми. Алардан аллергия булырга мөмкин.

Фото: /pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading