16+

Грушаның файдасы гына түгел, зыяны да бар

Файдасы

Файдасы

Груша эчәклек эшчәнлеген яхшырта, эчне йомшартырга ярдәм итә, кандагы холестерин күләмен киметә. Бу җимештә калий күп, ул исә йөрәк өчен файдалы. Сидек юллары, бөер авыруларын кисәтү өчен дә груша ашарга кушалар. Грушада сорбит күп булу сәбәпле, аны шикәр диабетлы кешеләргә дә тәкъдим итәләр.
 
Зыяны

Грушаның күбесе хәзер безгә читтән кайтартыла, бу җимешне күп ашау эчне авырттырыр­га, диареяга китерергә мөмкин. Шулай ук ашказаны асты бизе булган кешеләргә дә грушаны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading