16+

Гүзәл Галимова: «Хәзер мусс тортлар, җиләк-җимеш, имбир печеньелары белән бизәлгәннәре популяр»

Яңа ел дигәч, гадәттә, күз алдына хуш исле чыршы, ап-ак кар бөртекләре һәм, әлбәттә инде, мандарин килә. Соңгы вакытта бәйрәмгә махсус имбир печеньесын бүләк итү, аны чыршыга уенчык итеп элеп кую да гадәткә керде.

Гүзәл Галимова: «Хәзер мусс тортлар,  җиләк-җимеш, имбир печеньелары белән бизәлгәннәре популяр»

Яңа ел дигәч, гадәттә, күз алдына хуш исле чыршы, ап-ак кар бөртекләре һәм, әлбәттә инде, мандарин килә. Соңгы вакытта бәйрәмгә махсус имбир печеньесын бүләк итү, аны чыршыга уенчык итеп элеп кую да гадәткә керде.

Әлеге Европадан кергән традициянең кайчан барлыкка килүе дә билгесез. Ышанулар буенча, Яңа елга бүләк ителгән имбир печеньесы өйгә иминлек алып килә, шуңа да аны чыршыга элеп куялар, бәйрәм узгач исә, ел буена ашамыйча саклап торалар икән. Яңа танышым Гүзәл Галимова да пешерергә ярата ул имбирлы печеньеларны. Әмма без аларны саклап утырмыйбыз, тәмләп чәй эчәбез, ди ул. Әлеге печеньеларны пешерә башлавының сере - ул имбир ярата икән. Шуның өстенә, интернетта социаль челтәрләрдә дә имбирлы печеньеларга гел "абынып кына торасың". Җаны теләгән - елан ите ашаган, дигән кебек, тәвәккәлләп, үзе дә пешереп карарга була. Беренчесендә үк уңышлы килеп чыга. Шуннан бирле Галимовлар гаиләсе имбир печеньесы белән сыйлана. Моның өчен алар Яңа елны да көтеп утырмыйлар. Печенье ише тәм-томнарны гына түгел, кибеттән торт сатып алуны да туктаткан алар, чөнки Гүзәл аларны үзе дә оста пешерә. Ә менә тортның бисквиты беренче пешерүдә үк барып чыкмый.



- Бишенче тортым гына уңышлы килеп чыкты. Шуннан яңадан-яңа рецептлар белән кызыксына башладым. Хәзер бит бик хәтәр, кремнарның әллә нинди төрләре бар. Соңгы вакытта крем-чиз дигәне бик популяр.



- Кремы аңлашыла, чиз дигәнен беренче ишетәм?
- Крем-чиз атланмай, эремчекле сыр һәм шикәр пудрасыннан эшләнә. Ул ап-ак төстә була, аны эчлек итеп кенә түгел, тортның кырыйларына сылар өчен дә кулланам. Мода төшенчәсе тортларга да кагыла. Әле берничә ел элек кенә мастикалы тортка өстенлек бирделәр. Хәзер мусс тортлар, аннары өстенә мул итеп шоколад агызып ясалганы, җиләк-җимеш, имбир печеньелары белән бизәлгәннәре популяр.



- Әзер шоколад кулланасызмы?
- Мин аны үзем ясыйм, какао, сөт, сыер мае, шикәр комын кушып кайнатам. Сирәк кенә әзер шоколад та кулланам, аның белән эшләүне әле бик өйрәнеп бетерә алмыйм дип уйлыйм. Эчлеген каймактан ясаганда, агып китмәсен өчен, аның куесын - майлылыгы 30 процент булганын алам. Шикәр комы белән кушып болгатканнан соң, куерып китсен өчен, суыткычка куеп торам. Нинди генә камыр ашы пешергәндә дә, онны иләргә кирәк. Аны алдан иләп куймыйм, пешерү процессында гына илим. Кайбер рецептлар буенча бөтен коры ингредиентлар, әйтик, сода, тәмләткечләр, шикәр пудрасын бергә кушып иләргә кирәк. Онны камырга аз-азлап салып болгатырга тырышыгыз. Аны да җайлап кына, үзенең техникасы буенча болгатырга кирәк. Ничек кирәк, алай-болай болгатканда камыр кабармаска мөмкин, - дип киңәшләрен бирде Гүзәл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading