16+

Хуҗабикәләргә берничә киңәш

Каһвә тәмле булып пешсен өчен аны ут өстеннән кайнап чыгар алдыннан алырга кирәк. Алырга өлгерми калсагыз, берничә тамчы салкын су кушыгыз. Ә инде хуш исле булсын дисәгез, пешерү барышында бер чеметем тоз салыгыз. Дөге таралып пешсен өчен ул пешкән суга бер аш кашыгы аш серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Ризык...

Каһвә тәмле булып пешсен өчен аны ут өстеннән кайнап чыгар алдыннан алырга кирәк. Алырга өлгерми калсагыз, берничә тамчы салкын су кушыгыз. Ә инде хуш исле булсын дисәгез, пешерү барышында бер чеметем тоз салыгыз.

Дөге таралып пешсен өчен ул пешкән суга бер аш кашыгы аш серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз.

Ризык әзерләгәндә шәраб кулланырга кирәк булса, аның урынына аш серкәсендә эретелгән ике чәй кашыгы шикәр комы кулланырга була.

Томат пастасы тутырылган банканы ачып, капкачында күгәрек барлыкка килмәсен өчен, аңа горчица сылагыз.

Чөгендер, гадәттә, бик озак пешә. Тиз өлгерсен өчен аны, бер сәгать пешергәннән соң, 10-15 минут агып торган салкын су астында тотыгыз.

Винегретка бер аш кашыгы сөт белән бер чәй кашыгы шикәр кушсагыз, ул тагын да тәмлерәк була.

Фото vk.com сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading