16+

Иң файдалы балык нинди?

Диетологлар иң файдалы балык төрләрен атаган.

Диетологлар иң файдалы балык төрләрен атаган.

Пикша балыгы ябыгырга булыша, сардина сөякләрне ныгыта, тунец иммунитетны күтәрә.
Британия галимнәре әйтүенчә, әлеге балыклар иң файдалысы. Пикшаны ябыгырга теләүчеләргә ашарга киңәш итә алар. 100 гр балыкта нибары 81 ккал һәм 0,6 гр май бар. Моннан тыш ул организмны йодка баета. Сөякне ныгыту өчен консервланган сардина ашарга кирәк. Аңарда кальций үзләштерергә ярдәм итә торган D витамины бар. Иммунитетны күтәрү өчен тунец ашагыз, аңарда селен дигән матдә бар. Ә скумбрия баш мие өчен иң файдалысы. Бу балыкта омега-3 майлы кислотасы күп.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X