16+

Иң шәбе – «Каенана» диетасы

Ниһаять, чып-чын җылы яз килде. Өске калын авыр киемнәрне салып атып, җиңелчә матур итеп киенәсе килә, тик менә... аларны кияр өчен гәүдәң дә төз-сылу булырга тиеш шул. Хатын-кызларның да күбесе шул иртәгә-бүген бер кат күлмәктән йөрү вакыты җиткәндә генә уйлана башлый ул фигура турында. Калын свитер, курткалар белән бергә, артык...

Иң шәбе – «Каенана» диетасы

Ниһаять, чып-чын җылы яз килде. Өске калын авыр киемнәрне салып атып, җиңелчә матур итеп киенәсе килә, тик менә... аларны кияр өчен гәүдәң дә төз-сылу булырга тиеш шул. Хатын-кызларның да күбесе шул иртәгә-бүген бер кат күлмәктән йөрү вакыты җиткәндә генә уйлана башлый ул фигура турында. Калын свитер, курткалар белән бергә, артык...

Танышым үзенә килешә торган диетаны тапкан анысы, ә менә башкаларга нишләргә? Интернетны ач та кара, анда нинди генә диеталар турында язмыйлар, диярсез. Килешәм, әмма бит аларның бөтенесе дә файдалы, нәтиҗәле дип булмый. Әле берсен, әле икенчесен сынап карап, җәй дә үтеп китәргә мөмкин. Ә безгә бүгеннән үк утырырга кирәк ул диетага. Косметолог булып эшләүче Наилә апа Хәкимуллина да әнә берничә ел дәвамында әллә ничә төрле диетага утырып караганнан соң, үзе өчен чынлап та нәтиҗәле булганын тапкан. Ике атна гына күрешми торган идек, шул арада шактый гына нечкәреп тә киткән. Сер итеп кенә әйтте, диетасы «аксымлы-витаминлы» дип атала икән. Наилә апаның әйтүенчә, яшьрәк чакта теләсә кайсы диета булыша. Ә олыгайгач, ябыгуы күпкә авыррак. «Аксымлы-витаминлы диета» бик тиз арада ябыгырга булыша. Менә мин бер айда җиде килограммымны югалттым. Шунысы да бар, бу диета физик күнегүләр ясауны да сорамый. Аны тоту да авыр түгел, ашыйсы килү теләге дә борчымый. Организмга да зарарын сизмәдем кебек», - дип сөйли ул әлеге диета турында. Ике генә кеше белгән әйбер сер булудан туктый, диләр. Яшереп-нитеп тормыйм, Наилә ханымның менюсын сезгә дә «сер» итеп кенә әйтәм.

Биш көнгә исәпләнгән диета:
Беренче көн
Иртәнге аш - ике пешкән күкәй.
Икенче иртәнге аш - бер әфлисун яки берничә телем ананас.
Төшке аш - 200 гр пешкән ит.
Кичке әбәт - ике груша яки алма
Кичке аш - 200 гр пешкән ит.

Икенче көн
Иртәнге аш - ике кисәк майсыз сыр.
Икенче иртәнге аш - бер әфлисун яки грейпфрут.
Төшке аш - 200 гр пешкән балык.
Кичке әбәт - ике груша яки ике алма.
Кичке аш - 200 гр пешкән балык.

Өченче көн
Иртәнге аш - йөзем белән 100 гр майсыз эремчек.
Икенче иртәнге аш - бер грейпфрут.
Төшке аш - 200 гр пешкән тавык.
Кичке әбәт - бер әфлисун.
Кичке аш - 200 гр пешкән тавык.

Дүртенче көн
Иртәнге аш - 60 гр майсыз ветчина.
Икенче иртәнге аш - берничә кисәк ананас.
Төшке аш - 200 гр пешкән ит.
Кичке әбәт - ике әфлисун яки берничә мандарин.
Кичке аш - 200 гр пешкән ит.

Бишенче көн
Иртәнге аш - ике пешкән күкәй.
Икенче иртәнге аш - бер грейпфрут.
Төшке аш - 200 гр пешкән ит.
Кичке әбәт - ике груша яки алма.
Кичке аш - 200 гр пешкән ит.

Биш көннән шул ук меню тагын кабатлана. Күргәнегезчә, менюда күрсәтелгән ризыклар «аксымлыга» һәм «витаминлыга» бүленә. Бу кагыйдәне үтәү мөһим, чөнки әлеге комплексның бөтен нәтиҗәлелеге дә шуңа нигезләнә икән. Ризыкны кабул итү вакытына килгәндә, иртәнгесен - 8.00дә, икенче иртәнге ашны - 10.30да, төшкене - 13.00дә, кичке әбәтне - 15.30да, кичке ашны 18.00дә ашарга тырышыгыз.
Бер мәзәктә, яз ул - кишер чәчү, суган, бәрәңге утырту сезоны түгел, пляж сезонына әзерләнү чоры, диелгән кебек, җәйгә күп калмады. Йә ничек, өлгерәбезме ябыгырга?!.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading