16+

Ясмык ашы рецепты

Сыер ите, 200 гр кызыл ясмык, 3 бәрәңге, 1 болгар борычы, 2 помидор, 1 кишер, 1 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, дәфнә яфрагы, тоз, борыч

Ясмык ашы рецепты

Сыер ите, 200 гр кызыл ясмык, 3 бәрәңге, 1 болгар борычы, 2 помидор, 1 кишер, 1 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, дәфнә яфрагы, тоз, борыч

Шулпа пешерергә куябыз. Ул пешкән арада үсемлек маенда суган белән кишерне кыздырабыз. Алар янына помидор белән болгар борычын салабыз. Бераздан томат пастасы салып болгатабыз. Шулпа әзер булгач, аңа ясмык салабыз. Унбиш минуттан бәрәңгене салабыз. Соңыннан кыздырган яшелчәләрне, дәфнә яфрагын, тоз, борыч кушабыз. Яшел тәмләткечләр сибеп ашыйбыз. 


Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading