Шәһри Казан

Игезәкләр – тешләрен, балыклар буыннарын сакласын

Быел кемнәрдер ел буе салкын тиюдән азаплангандыр, ә икенче берәүләрне ашказаны гел борчып торгандыр. Яңа 2012 ел сәламәтлек өлкәсендә нәрсәләр вәгъдә итә икән? Фаразлар буенча, Аждаһа елында сәламәтлек нык буласы, ди.

Кучкар (21.03-20.04)
2012 ел сезнең өчен начар булмаска вәгъдә итә. Шулай да хирургка барып, кан тамырларыгызны тикшертегез, чөнки хроник авыруларыгызның көчәеп китү ихтималы бар. Гыйнварда йөрәгегезне тикшертеп алу комачау итмәс. Мартта профилактика турында онытмагыз. Елның икенче яртысы исә сәламәтлек ягыннан уңышлы булачак.

Үгезбозау (21.04-20.05)
Гыйнварда сәламәтлегегезне кайгыртырга туры килер: салкын тидерүегез ихтимал. Ашказаны-эчәклек трактының эшчәнлеген һәм авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз. Март аенда иң зәгыйфь җирегез күкрәк булачак. Кабыргаара невралгия булуы ихтимал. Апрельдә тешләрегез, казналыклар, авыз эче белән проблемалар килеп чыгуы бар.

Игезәкләр (21.05-21.06)
Бөтен нәрсәне контрольдә тоту һәм бөтен эшкә берьюлы тотыну гадәте нервларыгызны какшатырга мөмкин. Ел башында иң беренче эш итеп теш табибына барыгыз. Йөрәк-кан тамырлары системасына карата игътибарлы булыгыз. Тәмәке тартуыгызны ташлагыз! Яз көне депрессиягә бирелергә мөмкинсез. Ә менә җәй көне сәламәтлегегез менә дигән булыр!

Кысла (21.06-21.07)
Язгы салкын тиюләр ташкыны сезне читләтеп үтмәс, мөгаен, шуңа күрә сак булыгыз. Җәй һәм көз айларында ашкайнату системасы белән проблемалар килеп чыгуы бар. Ләкин күңелегезне төшермәгез: майлы, тозлы һәм борычлы ризыкларны азрак ашап, файдалы ризыкларга күбрәк өстенлек бирсәгез, барысы да яхшы булыр.

Арыслан (22.07-23.08)
Ел башында үзегезне яхшы хис итәчәксез, ләкин артык иркенәеп китмәгез. Җәйге ял вакытында төрле җәрәхәтләр алу, агулану ихтималы зур. Ел ахырында йөрәк-кан тамырлары системасына һәм бавырга игътибар бирергә кирәк булыр. Күбрәк минераллар, кальций кабул итегез - алар сөякнең тукымасын ныгыта.

Реклама

Кыз (24.08-22.09)
Кыш көне, ә быел ул фаразлар буенча, ай-һай, салкын булачак, тамагыгызны һәм сулыш алу юлларын саклагыз. Дөрес туклану режимын булдырыгыз, югыйсә ашказаны белән генә түгел, ә тире, тырнак һәм чәчләр белән дә мәшәкатьләрегез булачак. Июньдә кан тамырларының варикоз киңәюен профилактикалауның нәтиҗәсе яхшы булыр.

Үлчәү (23.09-23.10)
Гомумән алганда, ел яхшы башланып китәчәк. Быел барлык авырта торган җирләрегезгә дә ревизия үткәрегез. Умыртка баганасына һәм буыннарга аеруча зур әһәмият бирегез. Җәй айларында бөерләрегез белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Ә менә майда үпкәләргә, үт куыгына һәм ашказаны-эчәклек трактына игътибар итәргә кирәк булачак.

Чаян (24.10-22.11)
2012 ел сезнең өчен тыныч үтәчәк. Алай да март аенда йөрәгегезне тикшертеп алу зыян итмәс: кардиограмма, УЗИ ясатыгыз. Бераз гына салкын тисә дә, тизрәк табибка барыгыз, чөнки өзлегеп китү ихтималы бик зур. Бөерләр дә бераз борчып алырга мөмкин.

Укчы (23.11-21.12)
Яз ахырында һәм җәй башында иң нәзберек урыннарыгыз нерв системасы һәм кан тамырлары булачак. Йокысызлык, баш авыртулар, талчыгу, юк-барга да ачу чыгу азапларга мөмкин. Акча, байлык, дип чапмагыз, үзегезгә ял оештырыгыз. Февраль - тормышыгызга үзгәреш кертү өчен шәп ай.

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)
Аҗдаһа елында сезне хроник авырулар бимазаламаска тиеш, шулай да сакланып йөрегез. Йөрәк-кан тамырлары системасына игътибар сорала. Физик культура белән шөгыльләнегез, дөрес туклануга басым ясагыз һәм иң мөһиме - башыгызны юк-барга катырмагыз. Диетага утыруны икенче елга калдырып торыгыз.

Сукояр (21.01-19.02)
Яңа ел бәйрәмнәре үтүгә үк тикшеренү узыгыз. Бу елның беренче яртысында җитди авыруларны читләтеп үтәргә мөмкинлек тудырачак. Җәй көне иммунитетыгыз ныгыячак, һәм ел ахырына кадәр сез үзегезне яхшы хис итәчәксез. Тулаем алганда, 2012 елда сәламәтлегегез белән җитди проблемалар булмаячак.

Балык (20.02-20.03)
Быел сез сәламәтлегегезгә үзегез хуҗа. Иң нәзберек урыннарыгыз - ашкайнату тракты һәм буыннар. Аннан соң аллергиянең көчәеп китүе ихтимал. Витаминнарны күбрәк ашагыз. Бу салкын тиюләрне һәм гриппны тиз генә үткәреп җибәрергә булышыр. Гомумән алганда, 2012 ел ул - сезнең ел, шуңа күрә сәламәтлегегез дә нык булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: