16+

Ике карчык бәхәсләшә: кем хаклы?

Урамга һава суларга чыккан идем. Подъезд төбебездә ике карчык әйткәләшә. – Сәлимә, дөресен әйткәнгә үпкәләмә: син чып-чын Плюшкин! – ди Ирина. – Бөтен калдык-постык, чүп-чарны син җыеп ятасың. Фатирыңнан да, үзеңнән дә суган кабыгы исе килеп тора.

Ике карчык бәхәсләшә: кем хаклы?

Урамга һава суларга чыккан идем. Подъезд төбебездә ике карчык әйткәләшә. – Сәлимә, дөресен әйткәнгә үпкәләмә: син чып-чын Плюшкин! – ди Ирина. – Бөтен калдык-постык, чүп-чарны син җыеп ятасың. Фатирыңнан да, үзеңнән дә суган кабыгы исе килеп тора.

– Синең ише ата ялкау түгел бит мин. Җәй буе алты сутыйлы дачама барып, ут чыгарып эшлим дә, кыш буе туйганчы яшелчә, җиләк-җимеш ашыйм, рәхәтләнеп соклар, компотлар эчәм. Азык-төлек калдыкларын киптереп җыеп баруымнан юкка көләсең. Беләсең килсә, ашламаган җир аш бирми ул!
...Сәлимә карчык белән уртак телне тиз таптык. Аңа да минем сыман бакча җене кагылган икән. Бу темага сөйләшеп сүзебез бетмәде.

– Менә бу капчыкка кыш буе бәрәңге кабыкларын киптереп җыеп барам. Бәрәңге кабыгында крахмал, глюкоза, органик кислоталар, С витамины күп, – ди 40 ел лаборант булып эшләп, пенсиягә чыккан әбекәй. – Боларын сезон ачылгач, карлыганнар, крыжовниклар астына алып барып күмәм. Шул куакларымның җимеше бик эре, татлы, сусыл була. Аларны базарда сатуы да җиңел. Суган кабыгын да, сарымсакныкын да әрәм итмим. Бер янчыкка җыеп барам. Бакчага күченгәч, бер флягага салып ачытып куям да, яшелчәләргә су сипкәндә сыгынтысын кушып җибәрәм. Томат, борыч, баклажаннарым чирләми, кортламый да. Суган кабыгында калий белән фосфор күп, А, С, РР, В витаминнары бар. Бу сыгынты үсемлекләрнең иммунитетын күтәрә, кешегә зыян салмый. Ни дисәң дә, табигый продукт. Рассада үстергәндә банан кабыгын бик оста файдаланам. Бер өлешен 3 литрлы банкада ике тәүлек әчетеп, су белән сыеклап, бүлмә гөлләре төбенә сибәм. Калганнарын киптереп төям дә орлык чәчеләсе туфрак белән катнаштырып куям. Анда фосфор, кальций, калий бихисап. Шунлыктан томат, кыяр, кабак, кабакчык, борыч, баклажан, чәчәк үсентеләрем көчле була. Яшелчәләремнең уңышы мулдан.Әфлисун кабыгындагы витаминнар аның татлы йомшагындагына караганда да күбрәк. Анда натрий, калий, фосфор, пектиннар, флавонидлар бар. Бу матдәләрнең кеше организмы өчен зыяны юк, файдасы күп. Үсемлекләрне корткычлардан саклау, тукландыру өчен кулланам аның төнәтмәсен. Сарымсак кабыгын кайнатып, агач-куакларга, розаларга сибәм: гөбләләрне кырып кына сала. Теплицага бөркесәм, корткычлар керми. Яфраклы чәй түбен дә әрәм иткәнем юк. Кыш буе киптереп җыеп барам да рассаданы пикировкалаганда савыт эчләренә сибеп калдырам. Антисептик бит ул чәй, туфрактагы гөмбәчекләргә каршы тора. Эре яфраклы чәйдәге калий яшелчәләрне тизрәк өлгертергә ярдәм итә, натрий матдәләр алмашын тизләтә, магний фотосинтезга булыша. Углеводлар белән аксымнар алмашу процессын кальций тәэмин итә. Фосфор тамырлар учарлы булып формалашсын өчен бик мөһим. Тимер үсемлекләрнең сәламәт сулавы өчен уңай шартлар тудыра. Боларны төгәл белә торып, нишләп әле мин чәй түбен чүплеккә илтеп түгим ди? Йомырка кабыкларын да әрәм итмим. Киптереп кофемолкада тартам да ашлама итеп сибәм. Анда табигый рәвештә сирәк очрый торган кремнийга тиклем бар, калий, фосфордан тыш, кальций карбонатына бик бай ул. Йомырка кабыгы аю чикерткәсе, лайлачларны куркыта, туфракны көпшәкләндерә, баета. Ирина белемсезлеге белән генә Плюшкин дип миннән көлә. Бакчада мине үз итеп, уңган Мичурин кызы дип йөртәләр, – дип сөйләде ул.
Хәер үзем дә Сәлимә әбекәй сыман азык-төлек калдыкларын әрәм-шәрәм итмим. Бушка килгән хикмәтле нигъмәтләр бит алар.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэмиддэ г. Дорес язгансыз!!!??

    Мөһим

    loading