Шәһри Казан

Җиләк кенә димәгез! Файдасы күп – белегез!

Бакча җиләге үзенең тәмлелеге белән генә түгел, витаминнарга бай булуы белән дә аерылып тора.

Ул аппетитны яхшырта, аш кайнату системасына яхшы йогынты ясый, матдәләр алмашын тизләтә һәм бәвел бүлеп чыгаруда катнаша. Шулай ук викториядә кан ясалуда катнашучы витаминнар да күп.

Бакча җиләге авитаминоз, кан басымы авыруларын, подагра, атерасклероз кебек авырулардан менә дигән дәвалану чарасы булып тора! Халык медицинасында исә җиләкне балаларның эче киткәндә һәм азканлылык белән интеккәндә кулланалар. Көн саен җиләк ашаган кешенең иммун системасы нык. Җәен җиләк белән сыйланганнар кышын салкын тиюдән интекми.

Күпләр җиләк составында йод барлыгын белмиләрдер дә әле. Көнгә 150-200 грамм бакча җиләге ашасагыз, калкансыман бизегезнең эшчәнлеге яхшырыр, организмыгызда йод артыр. Шуны да әйтергә кирәк, җиләкнең составында булган салицил кислотасы буыннар авыртканда бик файдалы.

Эчәк инфекциясеннән интегүчеләр өчен дә җиләк менә дигән дәвалану чарасы булачак.
Җиләктә цинк булуын беләсезме? Бу элемент кешенең җенси дәртен арттыра, организмдагы либидо дигән матдәне арттыра, хисләрен көчәйтергә сәләтле.

Реклама

Җиләк бик татлы, баллы җимеш. Шуңа да карамастан аны шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ашарга ярый. Җиләкнең файдасы булсын өчен, көнгә 400 граммнан да ким җиләк ашамаска киңәш ителә. Билгеле, балаларга күп сыйланырга ярамый, аллергия чыгуы бар.
Җиләк канны тимергә баета. 200 грамм бакча җиләгендә бары 60 калорий гына. Шулай ук 1-2 грамм аксым, 14 грамм углевод, 28 грамм кальций, 0,8 грамм тимер, 20 грамм магний, 38 грамм фосфор, 54 грамм калий, 113,4 грамм С витамины, 35.4 мкг фолиев кислотасыһәм 54 МЕ А витамины бар.

Шулай ук бакча җиләген “яшьлек җимеше” дип тә атап йөртәләр. Чөнки ул кешене чын-чынлап яшәртергә сәләтле. Викториядә булган В, Е төркеменә кергән витаминнар бит тиресен алсуландыра, яшәртә. Өстәвенә, җиләк ашаганнан соң, организмда “бәхет гармоны” эшләнеп чыга һәм кешенең кәефе күтәрелә.

Кече йомышын үти алмый интегүчеләргә бакча җиләге төнәтмәсе ярдәмгә килер. Моның өчен 2 кашык яңа изелгән җиләккә 1 стакан кайнап торган су салырга кирәк. 30 минут савытның капкачын ябып төнәткәннән соң, сөзәргә һәм төнәтмәне эчәргә кирәк.
Җиләк үзе генә түгел, ә аның яфраклары да организм өчен бик файдалы. Халык медицинасында ул яфракларны чәй итеп ясап эчкәннәр. Чәй өчен яфракларны август-сентябрь айларында җыярга кирәк. Яфракларны киптерер алдыннан баштан юарга, аннан кәгазь тартмага салып, яисә кояш төшми торган җиргә җәеп куеп киптерергә була. Җиләк яфракларыннан ясалган чәй эчәклекләрне һәм сидек органнарын чистартырга ярдәм итә. Шулай ук кан басымы югары булган кешеләргә җиләк чәе бик нык ярдәм итә. Йөрәк тибеше еш булганда да мондый чәйнең ярдәме тими калмас.

Яңа гына өзелгән җиләк яфрагын киселгән, тырналган урыннарга куйсаң, бик нык ярдәм итә.
Язва, гастрит кебек авырулардан интегүчеләргә түбәндәге рецепт ярдәмгә килер:

1 аш кашыгы җиләк яфрагы һәм тамырына 2 стакан кайнап торган су салырга. 10 минут төнәткәннән соң, яфракларны сөзәргә. Төнәтмәне көнгә ике тапкыр эчәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: