16+

Җиләк кояш һәм су ярата

Быел бакча җиләге мул уңыш бирде. Хуҗабикәләр аңардан күп итеп кайнатма ясады, компотлар япты. Ә менә киләсе елга аның уңышы ничек булачагы билгесез. Җиләклекне вакытында яңарткан, аның урынын алыштырырга иренмәгән бакчачыларны ул, әлбәттә, уңышы белән сөендерми калмас.

Җиләк кояш һәм су ярата

Быел бакча җиләге мул уңыш бирде. Хуҗабикәләр аңардан күп итеп кайнатма ясады, компотлар япты. Ә менә киләсе елга аның уңышы ничек булачагы билгесез. Җиләклекне вакытында яңарткан, аның урынын алыштырырга иренмәгән бакчачыларны ул, әлбәттә, уңышы белән сөендерми калмас.

Бакча җиләген утырту өчен иң кулай вакыт - июль ахыры һәм август башы. Җиләк су һәм кояш ярата, ул шулай ук яхшы җилләтелә торган урында гына әйбәт уңыш бирә. Яңа түтәл ясаганда, аны төньяктан көньякка таба урнаштырыгыз. Утыртыр өчен болытлы, салкынча, хәтта яңгырлы көн сайларга тырышыгыз. Эссе һәм коры көндә утыртканда, аның өстенә, күләгәдан саклар өчен, берәр атнага газета куеп торыгыз.
Җиләк утыртканда алар утыртыласы чокырга тукландыргыч катнашма салу да комачауламас. Бер чиләк туфракка берәр чиләк исәбеннән компост (төрле чүп үләннәрен черетеп ясалган ашлама), янып беткән тирес һәм ике стакан көл салынган катнашма бер зур түтәлгә җитәргә тиеш. Җиләк калийлы ашлама да ярата. Туклануга ул аеруча җимеш төймәләнгән вакытта мохтаҗ. Юкса, тукландыру җитмәгәндә, җиләк вак була. Артык баллы да булмый. Тукландыру артык булганда, яфраклары күп, ә җимеше аз була.
Җиләкне үрчеткәндә мыекчаларны ике яшьлек үсентедән алыгыз. Утыртканда җиргә тирән урнаштырмагыз, үзәген туфрак белән күмә күрмәгез. Җиләк үсентеләре бер-берләреннән 50 см ераклыкта урнашсын. Утыртыр алдыннан, аларның тамырларын бакыр купоросы эремәсендә юсаң һәм соңыннан суда чайкатып алсаң, тагын да яхшырак. Бу чара аларны төрле йогышлы авырулардан саклый. Эремәне әзерләү өчен 10 л суга 1 бал кашыгы бакыр купоросы һәм 3 аш кашыгы тоз салып эретелә. Сортлары берничә төрле булганда, аларны аерым түтәлләргә утыртыгыз. Соңыннан ун төпкә бер чиләк исәбеннән су сибегез. Дым озак саклансын өчен, туфракка тирес түшиләр. Әмма аны, алдан кисәткәнчә, артык күп кулланмагыз.
Бакча җиләген бер урында дүрт елдан да артык үстермәгез. Җиләк өчен редис, фасоль, борчак, торма, сарымсак, петрушка һәм суганнан бушаган урын әйбәт. Помидор, бәрәңге үскән җиргә утыртсагыз, аның фитофтороз авыруына дучар булуы мөмкин.
Карсыз суыклардан саклар өчен, октябрь аенда түтәлне 5 см торф яки пычкы чүбе белән түшәргә дә онытмагыз. Түтәлдә карны тотар өчен, чыршы ботаклары белән капласагыз да була. Болары инде соңрак - көзен эшләнәсе эшләр.
Татарстан җирлегендә бакчачылар арасында популяр булган сортлар: «Королева Елизавета», «Кама», «Берегиня» һәм «Полка». Алар баллы һәм туфракка талымсыз булулары белән аерылып тора. Голландия сортлары саналган «Вима Рина», «Вима Ксима» һәм «Вима Занта» сортлары исә салкынга чыдам булулары белән игътибарга лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading