16+

Илсөя Бәдретдиновадан "Баллы"торты рецепты

Җырчы үзизоляциядәге вакытын өендә үткәрә. Аның иҗатына сусаган җанатарларына ул тәмле "Баллы" торты ясарга тәкьдим итә.

Илсөя Бәдретдиновадан "Баллы"торты рецепты

Җырчы үзизоляциядәге вакытын өендә үткәрә. Аның иҗатына сусаган җанатарларына ул тәмле "Баллы" торты ясарга тәкьдим итә.

Камыр ясау өчен:

50 г. май,
2 зур кашык бал,
1 стакан шикәр комы,
өч йомырка,
1,5 бал кашыгы сода
кирәк булачак.

Әлеге ингредиентларның барысын да, акрынлап "парлы мунча" да (паровая баня) тоткан килеш,  берләштерергә. Шуннан соң аларга он кушабыз да,  кулга ябышмаслык итеп камыр басабыз.

Крем өчен түбәндәге продуктлар алына:

3 йомырка,
1 стакан шикәр комы,
5,5 зур кашык он


Аларны миксер ярдәмендә болгатырга, шуңа 3 стакан салкын сөт өстәргә һәм тагын миксер белән болгатырга. Шуннан соң янәдән «пар чыгаручы мунча» өстенә (паровая баня) куеп, бутап торырга. Төерчекләр барлыкка килгән очракта, миксер белән тагын бутарга.

Баскан камырны якынча сигез өлешкә бүлеп, мичтә пешереп алырга да, араларына крем сылап өяргә.

Чәйләрегез тәмле булсын, дусларыбыз!!!
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Нык тэмле хэм йомшак "Медовый" торт. Камыры: 50 г. май, 2 зур калак бал, 1ст шикэр комы, оч кукэй, 1,5 бал кашыгы сода ( паравой баняда гел ботап торып берлэштерергэ) кулга ябышмаслык итеп он кушып камыр басабыз. Крем: 3 кукэй, 1 стакан шикэр комы, 5,5 зур калак он ( миксер белэн ботарга ) шуна 3 ст салкын сот салырга хэм тагын миксер белэн ботарга. Аннан паровая баняга куеп бутап торырга. Тоерлэре булса миксер белэн тагын бутарга. Камырны якынча сигезгэ булеп пешереп алырга да араларына крем сылап ояргэ. #сидимдома #ильсиябадретдинова #илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)


 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading