16+

Имбирлы джем әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 әфлисун, 2 лимон, 150-200 гр имбир, 500 гр шикәр комы, 200 мл су кирәк.

Имбирлы джем әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 әфлисун, 2 лимон, 150-200 гр имбир, 500 гр шикәр комы, 200 мл су кирәк.

Лимон белән әфлисунны юып, дүрткә бүләбез, төшләреннән арындырабыз. Аннары блендерда изәбез яки ит тарткыч аша чыгарабыз. Катнашмага су кушып, ут өстенә куя­быз. Кайнап чыгып ике минут үткәч, шикәр комы белән салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Ара-тирә болгатып торабыз. Уттан алгач, вак угычтан уылган яки блендерда изелгән имбирны кушып болгатып куябыз. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Джемны суыткычта сак­лагыз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур!

    Мөһим

    loading