Шәһри Казан

Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...

Яз көне организмыбыз витаминнарга аеруча кытлык кичерә. Үзебезнең бакчада үстерелеп, көздән бирле сакланып килгән яшелчә һәм җиләк-җимешләребездәге витаминнар да югала бара. Чит илдән китерелгәннәрен алырга куркабыз, аларга, яхшы саклансыннар һәм матур күренсеннәр өчен, махсус эремә сиптерәләр. Әйтүләренчә, алар алма белән цитруслыларга күбрәк сиптерелә икән. Шулай булгач, витаминнарны каян алырга соң?...

Әлеге сораулар белән без халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая ЗАХАРОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Соңгы елларда авитаминоз, әлбәттә, сирәк була торган күренеш. Тавык күзе, цинга, рахит һәм пеллагра авырулары акрынлап тарихта гына калып бара. Әмма, сирәк булса да, витаминнар җитмәүдән авыруга сабышучылар очрый. Авитаминоз ул витаминнар җитешмәү генә түгел, алар ризыкта үзләштерелмәү дә. Витамин безгә ризык аркылы керә дә ашказаны-эчәклек тракты аша үзләштерелә. Ә менә ашказаны, эчәклек тракты белән проблемалары булганнарның, эч китү белән җәфаланучыларның ризыклары начар үзләштерелә һәм бу авитаминозга китерергә мөмкин. Авитаминоз ясалма ризыклар белән тукланучыларда, төрле өстәмәләр, шикәр, буягычлар кушылган ризык ашаучыларда була. Аларда бернинди дә витамин юк. Шул ук торт, печенье, кәнфитләрдә дә юк ул. Акча ягыннан кыенлыклары булган кешеләр бәрәңге, сөт, икмәк белән генә тукланып торалар. Организмыбыз өчен кирәкле булган витаминнарга бай балык, итне аз ашау аркасында аларда да авитаминоз күзәтелергә мөмкин. Яз көне бу аеруча сизелә, чөнки кояш аз яктырта, D витамины юк диярлек. Ә менә С витамины үзләштерелсен өчен, D витамины кирәк. С витамины турында күп белсәләр дә, ишетсәләр дә, нишләптер күп кешеләргә нәкъ менә шул витамин җитми.
- Үзебездә үстерелгән яшелчәләрнең витамин запасы хәзер кими, ә чит илдән кайтарылганнары табигый булмаган шартларда үстерелә, аларның файдасы күп дип әйтеп булмый...
- Халык яшел тәмләткечләрне: суган, укроп, петрушканы аз ашый. Аларда К һәм Р витаминнары бар. Яшел тәмләткечләрне ашасак, С витамины да җиңел үзләштерелә. Шул ук витаминга бай гөлҗимештән кесәл ясап эчәргә йә булмаса шикәр салып ашарга, чәй итеп кайнатырга була. Суыткычка катырырга куйган кара карлыган, кара җиләк, миләш, нарат җиләге, мүк җиләге, сырганактан морс ясап эчегез. Кәбестә турында да онытмыйк. Аның нәкъ менә тозлысы файдалы. Йөзем, өрек, күрәгә, балдан катнашма ясап ашарга мөмкин. Сарымсак белән сугандагы витаминнар кыш буе саклана. Яшелчәләрдән чөгендер бик файдалы.
Дару үләннәре, үсемлекләргә килгәндә, шул ук үзебездә үсә торган С витаминына бай усак кайрысы һәм бөресен кулланырга була. Бер бал кашыгы усак кайрысына бер стакан кайнар су салып, 1-2 сәгать төнәтеп, көне буена аз-азлап эчәргә кирәк. Кар эреп, иң беренче шытып чыккан үсемлекләр дә организмыбыз өчен кирәкле витаминнарга бай. Әйтик, кыргый нәүрүз үләнен (первоцвет) яхшылап юып, яфрагын да, чәчәген дә салатка кушып ашарга мөмкин. Тиздән кычыткан чыга башлаячак. Әмма аны варикоздан интегүчеләргә ашарга ярамый. Иң беренче чәчәкләрдән миләүшә чәчәге дә витаминнар белән тәэмин итә: моның өчен бер бал кашыгы миләүшә чәчәгенә бер стакан кайнар су салып, төнәтеп эчегез. Аны һәм календуланы шулай ук салатка кушып ашый аласыз. Ел әйләнәсендә нарат ылысын да җыярга була. Бер бал кашыгы ылыска бер стакан кайнар су салып төнәтегез дә көн дәвамында эчегез.
Диңгез балыгы, әйтик, тәрәч (треска) балыгы һәм сыер бавырында безгә аеруча язын җитми торган D витамины бар. Әмма аларны иң элек аз гына пешереп алып, суын түгәргә һәм кабат парда пешерергә кирәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: