Бакчада хәзергә бары бер генә эш калып бара - җиләк-җимеш агачларын, күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү. Алар арасында иң беренче чиратта торганы - виноград.
Виноградның кышка чыдамлы кайбер сортларын томалап калдырмасаң да була. Аның чыбыкларын такта яки киселгән чыршы ботаклары өстенә куеп, өстенә, юешләнеп ятмасынга, түбә ябу материаллары - рубероид яки толь каплыйбыз. Кар күп ява торган районнарда кайбер сортларны җиңелчә генә ышыкларга да була. Калганын кар үзе эшләп бетерә. Бакчагыз ерактарак булып, анда бару җае чыгып тормаса, контрольне югалтмас һәм виноград янына карны тоту өчен, киртәләр урнаштырыгыз. Кышын кар аз яуса, виноград өшергә дә мөмкин. Шуңа да, табигатькә бик үк ышанып калмас өчен, виноградның барлык сортларын, хәтта салкынга чыдамнарын да капларга киңәш итәбез. Уңышны югары бирә торганнарын бигрәк тә - өстен каплап калдырмасаң, 25-28 градуска да чыдый алмаслар иде, ә хәзер исә бездә, үзегез дә беләсез, 40ар градус салкыннар да булгалый. Ике-өч яшьлек үсентеләрне дә кышка яхшылап томалап калдырырга кирәк. Виноградны каплап калдыру өчен, бездә күбесенчә полиэтилен пленка кулланыла. Ул булмаса, аның урынына шифер, рубероид, толь дә ярап тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар