1. Маринадта тотыгыз: 2 кивины кабыгыннан чистартып, эре угычта уасың. Тоз һәм тәмләткечләр сибәсең. Итне ярты сәгать шул маринадта тотасың. Аннары табада кыздырасың.
2. Шашлык өчен сөтле маринад: 500 мл кефирга 500 мл минераль су, тоз, борыч, тәмләткечләр салып, маринад әзерлисең. Итне 2-4 сәгать шунда тотасың.
3. Горчица: кисәкләп туралган иткә горчица сылыйсың, борыч сибәсең һәм бер сәгать тотасың. Аннары өстенә сыра агызып, тагын 2-3 сәгать тотарга кирәк.
Фото: Shutterstock
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар