16+

Иван-чәй ясау ЫСУЛЫ

Үз гомеремдә беренче тапкыр иван-чәй (кыр­лыган) әзерләдем. Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырдым.

Үз гомеремдә беренче тапкыр иван-чәй (кыр­лыган) әзерләдем. Үләннең яфракларын банкага агач тукмак белән төя-төя тыгызлап тутырдым.

Тәрәзә төбендә кояшта өч көн торгач, ит тарткычның эре тишегеннән чыгардым. Табакта яхшылап уганнан соң, өстенә дымлы чүпрәк каплап 8 сәгать тоттым да, җәймә өстенә таратып, төнгә калдырдым.

Икенче көнне 90-100 градуска хәтле кызган газ мичен ябып бетермичә генә киптердем. Күргәнегезчә, мәшәкате шактый. Ә хуш исе, тәме сөйләп аңлата торган түгел.

Резидә Фазылова, Мамадыш, Усали

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading