16+

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан кабак белән әфлисуннан бик тә тәмле сок рецепты

5 кг әрчеп туралган кабак өстенә 11 литр салкын су салабыз да кайнатырга куябыз.

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан кабак белән әфлисуннан бик тә тәмле сок рецепты

5 кг әрчеп туралган кабак өстенә 11 литр салкын су салабыз да кайнатырга куябыз.

Кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч, 6 әфлисунны кабыгыннан арындырып салабыз, мин өчесенең кабыгын да салып пешердем. Кабак белән әфлисун изелеп пешергә тиеш. Икенче кәстрүлгә сөзеп салабыз.

Төбендә калган йомшагын блендер белән издертеп алып сөзеп бетерәм. Шушы массага барлыгы 1,2 кг шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон кислотасы салып кайнатырга куям, кайнап чыкка, 5 минут кайнатам. Өстенә чыккан күбекләрне җыям. Стерильләштерелгән банкаларга ябып куям. Минем барлыгы 15 литр чыкты.

Мәрьям Миңнегулова
Фото: https://pixabay.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading