16+

Кабак измәсеннән ипи пешерергә өйрәтәбез

Беренче эш итеп кабак измәсе (пюре) ясыйбыз. Кабакны кабыгыннан әрчеп, эчен алып шакмаклап турыйбыз да савытка әз генә су салып, томалап пешерәбез. Массаны блендер белән болгатып, издертеп алабыз.

1,5 чәй кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан җылымса су салып, чүпрәне җылы урында күпертергә куеп торабыз.

Ипи басасы савытыбызга ике стакан җылы кабак измәсен, тоз, күпергән чүпрәне һәм он салып камыр басабыз.

Иң соңыннан кулга көнбагыш мае салабыз да тагын камырны басабыз, җылы урынга кабарырга куябыз. Камыр кабарып менгәч, табаны майлап, камыр салып табада кабартабыз. Газ миченә пешәргә озатабыз.

Мәрьям Миңнегулова,

Азнакай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading