16+

Кабакның файдасы гына түгел, зыяны да бар?!

Файдасы

Файдасы

Кабакта күз күрүен яхшырта торган элемент – каротиноид күп. Бу яшелчә кан басымын төшерә, эчәклекләрне шлаклардан чистарта, йокысызлыктан интеккән кешеләргә дә файдалы. Халык медицинасында кабакны бавырны чистарту өчен кулланалар. Кабак төше ир-атларга аеруча файдалы. Ул мәни бизе эшчәнлеген нормальләштерә. Хатын-кызларда картаю процессын тоткарлый. Тырнак һәм чәчләрне витаминнар белән баета.

Зыяны
Кайбер кешеләрдә кабакка аллергия күзәтелергә мөмкин. Кабак төше майлы, туклыклы булып санала, шуңа да ябыгырга теләгән кешеләр өчен бик үк файдага булмаска мөмкин. Гастрит, ашказанында җәрәхәт булганнарга саклык белән генә ашарга киңәш
ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading