Кышын табигать йоклый дибез. Ялгышабыз!... Табигать ел әйләнәсе кешелекнең саулык сагында. Дару үләннәрен иртән яздан алып, соңгы көзге җимеш өлгергәнче генә җыялар дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Кайбер дару үләннәрен нәкъ менә кышын җыярга кирәк тә.
Бер карасаң, билдән көрт ерып, үлән эзләп йөрерлекме?.. Ә чаңгылар киеп?! Урман юлын чаңгыда әйләнү беренчедән, сәламәтлеккә файда, икенчедән – хәрәкәт. Хуш исе? Урман һавасын ел әйләнәсе сулап туймаслык.
Каен бөресе
Каен бөреләрен яфрак ярганчы җыярга кирәклеген беләбез дә, тик язын кыр һәм бакча эшләре башлангач, онытып җибәрәбез. Иң әйбәте, эш кимрәк чакта – кышын җыярга кирәк. Ләкин бу очракта да капылт-кара гөрләп яфрак ярасы агачка барып ябышырга ярамый. Бөреләрне утынга киселәсе, сынып яки башкача зәгыйфьлек килгән агачлардан гына җыегыз. Агач дисәң дә ул да тере җан, димәк, аның да гомеренә зыян килергә мөмкин. Шунысын да искәртәбез, Рәсәй киңлекләрендә берничә төрле каен үсә. Дәвалау үзенчәлекләре һәммәсенеке дә бер төсле. Тышкы кыяфәтләренә игътибар итмәгез. Каен бөресеннән ясалган төнәтмә ашкайнату системасын яхшырта, бавыр һәм үт куыгы ялкынсуын, подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан дәвалый, матдәләр алмашын көйли, канны чистарта.
Салкын тидергәндә, грипп йоктырганда 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган каен бөресен салып, берничә минут кенә каплап торырга да, төнәтмәне чәй итеп, кайнар килеш эчүгә, төренеп ятарга кирәк. Ул тирләтә, шул ук вакытта иммунитетны да ныгыта.
Нарат һәм чыршы ылысы
Нарат белән чыршы ылысын җәйдән җыеп, киптерү кирәкле эш түгел, аны хуш исен бөркеп торган мәлендә яшел килеш куллану файдалырак. Наратның сагызын, каерысын болай да көннәр суыткач, җыярга уңайлырак, ә менә ылысларын исә белгечләр салкын кышта гына хәстәрләргә кирәк, ди белгечләр. Чыршы ылысларында исә кышкы суыкларда С һәм В1 витамины икеләтә арта. Борынгы заманда аны цинга авыруыннан бердән-бер дәва итеп кулланганнар.
Нарат һәм чыршы ылысыннан ясалган бальзам организмны ныгытырга ярдәм итә. Аның өчен чыршы белән нарат ылыслары катнаштырырга да, әлеге чималны 5 аш кашыгы бер савытка салып, шуңа тагын 2 аш кашыгы гөлҗимеш, 2 аш кашыгы суган кабыгы өстәп, өстенә 1 л су коеп, газ өстендә кайнып чыкканчы болгатып торырга киңәш ителә. Кайнап чыккач, сүрән генә утта тагын 10 минутлап кайнатасы. Шуннан сөзеп, төнгелеккә термоска салып куярга кирәк. Төнәтмәне көн дәвамында теләгән күләмдә эчәргә мөмкин. Бер кисәк лимон салып эчсәң файдасы да арта төшә, тәме дә үзгәрә.
Гыйнвар аенда җыярга кирәк!
Нарат – бөре, ылыс, каеры, сагыз.
Каен – бөре, каеры.
Зирек – күркә, каеры.
Чыршы – ылыс, сагыз.
Пихта – ылыс, сагыз.
Кедр – ылыс.
Артыш – ботак, ылыс.
Миләш – каерысы.
Гөлнур Маликова әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар