Иң күп җырлар, иң күп шигырьләр багышланган агач, мөгаен, ул каендыр. Бу юкка гына түгел. Каен бөресенең дә, ботакларыннан ясалган мунча себеркесенең дә, аның суының файдасы турында һәммәбез дә белә.
Кайчан һәм ничек җыярга?
Каен суы ул – табигать тарафыннан бирелгән шифалы су. Бер агач көн саен 3 литр чамасы сок бирә ала. Суны иртә язда, агач бөреләнгәнче, юллар һәм фабрика-заводлар булмаган урыннарда җыярга кирәк, чөнки эчемлек үзенә авыр металлар туплый. Сок җыю өчен, 20-50 сантиметр диаметрлы агач сайлагыз. Бик яшь һәм карт каеннарга тимәгез. Җирдән 20 сантиметр өскәрәк кечкенә тишек ясагыз, аңа таякчык өстәп, шешә куегыз. Агачның төньякка карап торган ягында су күбрәк була икән. Суны иртәнге 10нан башлап, кичке сәгать 6га кадәр җыярга киңәш ителә.
Агачка зыяны юк!
Бу фикер дөрес түгел. Су җыюның агачка зыяны бик зур, ләкин чамасын белгәндә, без табигатькә зыян китермичә генә дә эшли алабыз. Бер агачта дүрттән дә артык тишек ясарга һәм 1 литрдан да артыграк су җыярга ярамый. Су җыелгач, агачтагы тишекне ямап куярга да онытмагыз. Чөнки ул тишектән каенга төрле вирус һәм бактерияләр керергә, аны бөтенләй корытырга мөмкин. Бөтен кагыйдәләрне дә дөрес үтәгәндә, үзегезгә дә, каенга да зыян килмәс.
Дару урынына – каен суы
Каен суы шикәр, төрле микроэлемент һәм витаминнарга, минераль матдәләргә, фруктозага бай. Медицина тикшеренүләренә караганда, өч атна дәвамында көн саен бер стакан каен суы эчү, арганлыкны бетерә, язгы таркаулык һәм депрессия белән көрәшергә ярдәм итә.
Мең авыруга дәва!
Каен суын ашказаны, үт куыгы, бавыр һәм унике илле эчәк авырулары, радикулит, артрит, туберкулез, баш авыртуы, бронхит авырулары, бөердә таш булганда файдаланырга киңәш ителә. Табигый су салкын тию һәм йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. Аннан ясалган татлы сироплар теш кариесы барлыкка китерми, хәтта, киресенчә, аның үсешен туктата. Шуңа күрә каен согыннан ясалган баллы кәнфитләрне балаларга курыкмыйча бирә аласыз. Ангина һәм авыз куышлыгында башка төрле ялкынсынулы авырулар вакытында, тамакны каен суы белән чайкыйлар. Хроник ринитны җиңү өчен, һәр иртә шушы табигый эчемлекне 1 стакан эчәргә кирәк.
Гүзәл булыйм, дисәң...
Каен суын экзема булган һәм авырта торган бетчәләр чыккан урынга сөртергә була. Ул коры тирене дымландыра. Чәчләрне ныгыту, аларның үсүен көчәйтү өчен дә каен суы белән юалар. Бу – кавыктан арыну өчен дә бик яхшы чара.
Ирләргә дә кирәк!
Ир-атлар сәламәтлеге өчен дә каен суының файдасы әйтеп бетергесез зур. Натураль эчемлекне көн саен куллану импотенциягә каршы көрәшнең яхшы ысулы булып санала. Ул шулай ук йокысызлыктан арынырга, ярсуны басарга ярдәм итә.
Ничек сакларга?
Каен суы суыткычта сакланырга тиеш, чөнки аның тиз бозылу үзлеге бар. Ләкин 38 сәгатьтән дә артык сакларга ярамый. Аны башка соклар белән бутап, коктейль дә әзерләргә мөмкин. Каен суында базилик, мелисса, бөтнек, гөлҗимеш һәм башка дару үләннәрен төнәтеп эчү аның файдалы үзлекләрен икеләтә арттырачак кына.
Сәламәт кеше бу суны курыкмыйча эчә ала, ләкин тискәре тәэсире дә булырга мөмкин. Каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә, ашказаны-эчәк, бөердә таш авыртулары көчәйгән вакытта эчәргә ярамый. Балаларга да 1 яшькә кадәр эчертмәскә киңәш ителә.
Блогер Илүзә Хөснетдинова каен суын кышка әзерләргә дә өйрәтә.
«Без бу эчемлекне бигрәк тә мунчадан чыккач эчәргә яратабыз, – ди ул. – Каен суынан тыш, лимон белән әфлисун, 100-200 гр шикәр комы, 0.5 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк була.
Иң элек банкаларны стерильләштерәбез. Яңа гына суыртылган һәм сөзеп алынган каен суын кәстрүлгә салып, каты утка куябыз. Өстенә җыелган күбекләрне җыябыз. Күбекләре барлыкка килеп, кайный башлауга сүндерәбез. Һәр банкага телемләп яки шакмаклап туралган әфлисун белән лимон, 0.5 чәй кашыгы лимон кислотасы белән 100-200 гр шикәр комы салабыз. Капкач белән ябып, өстен одеял белән каплыйбыз һәм суынганчы тотабыз. Аннары салкынча караңгы урынга кубыз. Базда да, подвалда да саклана ала».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар