16+

«Каенана теле» әзерләү ЫСУЛЫ

Кирәк әйберләр: 3 кг ташкабак, 3 аш кашыгы томат пастасы, 1,5 л томат согы, 200 гр көнбагыш мае, 0,5 кг болгар борычы, 4 баш сарымсак, 2 ачы борыч, 4 чәй кашыгы тоз, 10 аш кашыгы шикәр комы, 150 мл аш серкәсе, 1 аш кашыгы горчица (порошогы түгел, әзере).

Ташкабакны турагыз. Сарымсакны, болгар борычын, ачы борычны ит тарткычтан чыгарыгыз. Аш серкәсеннән кала барысын да кәстрүлгә салыгыз. Кайнап чыккач, 20-30 минут пешереп, ахырдан аш серкәсе өстәгез дә тагын 5 минут кайнатыгыз. Суынгач, стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, капкачын борып куегыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading