16+

Кайсын кисәргә ярамый?

Көз көне барлык үсемлекләр, куакларны да артык ботаклардан, кипкән яфраклардан арындырып, кышка әзерлиләр.

Кайсын кисәргә ярамый?

Көз көне барлык үсемлекләр, куакларны да артык ботаклардан, кипкән яфраклардан арындырып, кышка әзерлиләр.

Кайбер чәчәкләрне дә кисеп, каплап куябыз. Әмма без кисәргә күнеккән барлык чәчәкләр, куакларны да кисәргә ярамый икән. Алар кышны чыкмаска, чыккан очракта да, язын яфрак ярмаска мөмкин. 

Мисал өчен, гейхераны кисәргә киңәш ителми. Әгәр дә белмичә, ботакларын кискәнсез икән инде, туфрак белән мүлчәләргә кирәк. Юкса, үсенте хәлсезләнәчәк һәм яз көне үләргә мөмкин. 

Бадан, ягъни монгол чәенә бөтенләй дә кагылмау хәерле. Кипкән яфракларын алсагыз җитә. Яз көне уянуга ул чәчәк атачак.  
Пахизандраны ышыграк урынга утырта аласыз. Аның яфраклары 3 ел яши, ә аннан соң үзләре алмашына. Алар кышка чыдам, урта полосадагы табигать шартлары бу үсемлек өчен бик яхшы туры килә. 

Лаванданы да көздән кисәргә ярамый. Ул хәлсезләнәчәк. Лаванда төбен компост белән мүлчәләү җитә. Кышка каплап куйсагыз да комачауламый.
Дельфиниум да көзен кискәнне яратмый. Чәчәк аткан ботакларны кисеп атарга мөмкин. Әмма яфракларына һәм башка ботакларына тимәгез. Туфрак белән бераз күмәргә дә онытмагыз. 

Куак төсле чалма чәчәк (древовидный пион - рус.) ботакларына тияргә ярамый. Вакыт узу белән ул чәчәк куакка әвереләчәк. Аны җиргә бөгеп куярга киңәш ителә. Кыш көне куакны кар каплаячак һәм ул салкыннарда туңмаячак. 

Бу кагыйдә үрмәләп үсә торган розаларга да кагыла. Әлеге куакның хәтта кипкән яфракларын һәм чәчәкләрен дә киләсе язда гына алырга киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар. 

Ә менә гортензияне кисәргә мөмкин. Моны агачларда яфраклар коелганнан соң эшләргә кирәк. Чөнки куак бу вакытта кышкы йокыга әзерләнә торган була. Гортензиянең чәчәк аткан “эшләпәләрен” генә кисәргә ярый. Аларны компостка сала аласыз. Гортензия чәчәкләре белән куандырып торсын дисәгез, аның куагын дөрес формалаштыру кирәк. Ел саен аның куагын кисү ботакларның ныгуына китерәчәк һәм яшь ботаклар саны да артачак кына. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading