16+

Кактус үстерү серләре

Кактусны яз көне күчереп утыртыгыз.

Кактус үстерү серләре

Кактусны яз көне күчереп утыртыгыз.

Чәчәк аткан вакытта, октябрь ахырыннан март урталарына кадәр, аларны тынычлыкта калдырыгыз. Күчереп утыртыр алдыннан аңа бер атна су сипмәгез. Болай иткәндә, туфрагы коры булып, тамыры белән җиңел чыгачак. Черегән тамырлары булса, аларны кечкенә кайчы белән кисеп атыгыз. Чүлмәккә ком, чуерташ, вакланган кирпеч һәм туфрак салыгыз. Туфрак катнашманың яртысын алып торсын. Чүлмәк төбенә 1-3 см дренаж салып калдырыгыз. Утырткач, кактуска өч-җиде көн су сипмиләр. Яз һәм җәй көне аңа суны – ике көнгә бер, көз көне – биш көнгә яки атнага бер, кышын атна ярымга бер тапкыр сибегез. Кактус җылы сезонда үсә, ә кышкы сезонда чәчәк ата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading