16+

Калкансыман биз өчен файдалы 8 ризык

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылган­да, бөтен организм зыян күрә. Аның сә­ламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:

Калкансыман биз өчен файдалы 8 ризык

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылган­да, бөтен организм зыян күрә. Аның сә­ламәтлеге өчен исә түбәндәге продуктлар җавап бирә:

Алма. Ул калкансыман бизне яман шеш күзәнәк­ләреннән саклый.

Краб ите, диңгез продуктлары. В12 витамины белән цинкка бай әлеге продуктлар иммунитетны яхшырта.

Диңгез кәбестәсе. Калкансыман бизне авырулардан саклый торган йодка ия ул.

Суган шулай ук иммунитетны яхшырта.

Кара җиләк. Калкансыман биз эшчәнлегендә гормональ тайпылышларны булдырмый.

Бал белән чикләвек. «Ялкау» калкансыман бизне эшләтергә сәләтлеләр. 3-4 әстерхан чикләвеген ваклап, бер аш кашыгы бал белән бутап, иртән ач карынга ашагыз. Ике атна һәр көнне ашарга тырышыгыз.

Лимон белән бал. Калкансыман бизнең эш­чәнлеген активлаштыра. 2-3 лионны кабыгы белән вак угычта уарга. Аннан якынча бер стакан лимон боламыгы чыгарга тиеш. Шуның кадәр үк бал кушып, көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабып куегыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading