16+

Камыр өчен йомырканы банан алыштыра ала?!

Суган тураганда күз яшьләре агызмас өчен, аны унбиш минутка суыткычның туңдыру камерасына куеп торыгыз. Пешкән күкәйнең кабыгы тиз әрчелсен ди­сәгез, ул пешә торган суга бер кисәк лимон яки ярты чәй кашыгы сода салыгыз. Пилмән тәмле булып пешсен өчен, кәс­трүлгә суның яртысын гына салып кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тоз, дәфнә яфрагы һәм...

Суган тураганда күз яшьләре агызмас өчен, аны унбиш минутка суыткычның туңдыру камерасына куеп торыгыз.

Пешкән күкәйнең кабыгы тиз әрчелсен ди­сәгез, ул пешә торган суга бер кисәк лимон яки ярты чәй кашыгы сода салыгыз.

Пилмән тәмле булып пешсен өчен, кәс­трүлгә суның яртысын гына салып кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тоз, дәфнә яфрагы һәм пилмән саласыз. Кайнап чыгуга ук, бер стакан салкын су агызасыз да тагын дүрт-биш минут пешерәсез.

Камыр ризыгы пешергәндә кул астында күкәй булмаса, аны банан алыштыра ала. Бер күкәй урынына ярты банан җитә.

Сарымсак тиз әрчелсен өчен, унбиш секундка микродулкынлы мичкә куеп алыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading