Ләкин бу сортларда файда юк. Аларны бөртекнең крахмал өлешеннән алалар. Шуңа аларда клетчатка да юк. Ләкин составтагы тиз углеводлар килограммнарны, тәндәге май катламын арттыра. Организм өчен углеводлар да кирәк, алары катлаулы углеводлар, дип атала.
Бу әле без белергә тиешле барлык фактлар да түгел. Ак он кулланып, сез ашкайнату процессын бозасыз һәм диабет авыруының барлыкка килү мөмкинлеген арттырасыз. Өстәвенә, бу онны агарту өчен төрле матдәләр, консервантлар һәм башка катнашмалар кулланыла.
Әгәр сез составында он булган ризыклар ашарга телисез икән, тулы бөртекле сортлы онны кулланырга кирәк. Аларда витаминнар да күп, файдалы да.
Тулы бөртекле сортларны эшкәрткәндә, тышчага зыян килми. Ә бу аксымның, витаминнарның, микроэлементларның саклануын аңлата. Диетологлар да клетчаткага бай тулы бөртекле сортларга игътибар бирергә киңәш итә:
1. Арыш оны. Бодай оны белән чагыштырганда, арыш онында тимер – 30%ка күбрәк, калий һәм магний 50%ка күбрәк. Арыш онының өстенлеге шунда, анда организм өчен бик мөһим аминокислота – лизин бар. Ул энергия чыгымын арттыра һәм май катламнары барлыкка килүдән саклый.
2. Дөге онында глютен юк. Майның күләме дә бодайга караганда 50% ка кимрәк. Составында булган В7 витаминым баш мие эшчәнлеген активлаштыра һәм матдәләр алмашын тизләтә.
3. Карабодай оны составы белән арыш онына бик охшаган. Лизиннан кала, анда әле цинк белән бакыр да бар. Бу он диабетикларга туры килә.
4. Е, А, В витаминнары, фосфор, калий – бу әле кукуруз онының бөтен составы да түгел. Ул сөякләрне һәм сеңерләрне ныгыта. Холестеринны киметергә сәләтле күп санлы клетчаткаларга да бай.
5. Иң аз калорияле он булып, җитен оны санала. Ул эчәклекләр өчен файдалы. Онның составында калий күп. Шуңа күрә аны олы яшьтә һәм йөрәк-кан тамырлары системасында проблемалары булган кешеләргә рөхсәт ителә.
Хәзер сайлау мөмкинлеге зур. Нинди ризык ашарга һәм ничек яшәргә икәнне бары тик үзегез генә хәл итәсез.
Комментарийлар