Бүгенге көндә күпләр халык медицинасына таяна башлады. Кемдер үлән чәйләре эчә, кемдер сөлек куйдыра, кемдер бал кортларыннан чактыра, ләмгә кереп утыра. Соңгы вакытта исә хиҗама турында да ишетелә башлады. Моның белән шөгыльләнүчеләр Казанда санаулы гына. Без исә шуларның берсе - әлеге дәвалау ысулы белән өч ел шөгыльләнүче Алия СЕНЖАПОВАдан хиҗаманың...
- Алия, хиҗама нәрсә ул?
- Хиҗама ул - кан алдыру, ягъни начар канны чыгару. Хиҗама ысулы белән дәвалау тирене берничә урыннан кисеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнардан ук килә. Пәйгамбәрләр заманында да шушы ысул белән дәвалаганнар. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында банка урынына мөгез кулланганнар. Ә әшәке канны авызлары белән суырып алганнар. Хиҗама борынгы Кытайда барлыкка килгән, әмма күп халыкларда кулланыла.
- Эш процессы белән дә таныштырыгыз әле?
- Аркадагы тиешле нокталарга банкалар куябыз да аның эчендә махсус пистолет ярдәмендә вакуум булдырабыз. Берничә минуттан банка куйган җир кара янып чыга. Банканы алабыз һәм скальпель ярдәмендә бик тирән итмичә генә тирене өч рәт кисәбез. Банканы кабат куябыз һәм шунда әшәке кан җыела.
- Бер процедура вакытында күпме кан алына?
- Якынча ярты литр.
- Кан алдыру күпме дәвам итә?
- Кешенең авыруына һәм организмына карап. Май катламы аркасында ул озаграк чыгарга мөмкин. Гадәттә, процедура 40 минуттан 1,5 сәгатькә кадәр бара.
- Дәвалау сеансы ничә көнгә сузыла?
- Башта бөтен кешегә дә тулы бер сеанс ясыйбыз. Кайберәүләргә шул бер процедура да җитә. Алар шунда ук нәтиҗәсен дә сизә. Ә инде кайбер авырулардан икенче айга да киләләр. Гомумән, хиҗаманы ярты елга яки елга бер тапкыр ясатырга кирәк. Бер ясатканнан соң, уңай үзгәрешләр күреп, икешәр ел килмәүчеләр дә бар.
- Киселгән урын ничә көндә төзәлә?
- Берничә көн эчендә, чөнки без аны тирән итеп кисмибез. Ә бер атнадан соң эзе бөтенләй калмый.
- Хиҗама нинди чирләргә дәва булып тора?
- Барлык чирләрдән дә дияргә була: остеохондроз, ревматизм, баш авырту, умыртка баганасында бүсер булганда, балага уза алмау, йөрәк, бавыр, бөер, тире, ир-ат һәм хатын-кыз авырулары, шикәр чире. Хиҗама теге яки бу авырудан сәламәтләнү өчен генә түгел, иммунитетны күтәрү, авыруларны булдырмау ниятеннән дә эшләнә. Чөнки кан алдырганда организм оешкан каннан чистарына, организмның тулаем эшчәнлеге яхшыра.
- Кайсы авыруларны дәваларга алынмыйсыз?
- Яман шеш авыруын.
- Процедурага кадәр һәм аннан соң нинди киңәшләр бирәсез?
- Кан алдырырга өч сәгать кала ашамаска. Ә хидҗамадан соң инде яхшылап ашарга, күп итеп су эчәргә кирәк. Өч көн мунча керергә ярамый.
- Бер процедура күпмегә төшә?
- Өч мең сум. Икенче айга килгәндә инде кимрәк.
- Кан алдырганнан соң кеше үзендә нинди үзгәрешләр тоя?
- Җилкәдән ниндидер бер йөк төшкән кебек була, җиңеләеп киттек, диләр. Күпләр авырулары чигенгәнен дә сизә. Бер танышыбызның умыртка баганасында бүсере бар иде. Безгә берничә тапкыр килгәч, бүсере юкка чыккан. Моңа табиблар да шаккаткан. Шундый зур могҗизаларга да ия ул хиҗама.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар