16+

«Канга сеңгән» биек үкчәсез дә бик сылу һәм күркәм күренеп була (КИҢӘШЛӘР)

Электән биек үкчәле аяк киеме хатын-кызның «коралы» булып саналган. Әлеге фикер белән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килешәдер, мөгаен. Чыннан да, биек үкчәле аяк киеме аякларны - озын, гәүдәне - сылу, арканы - туры, хатын-кызны серле һәм матур итә.

«Канга сеңгән» биек үкчәсез дә бик сылу һәм күркәм күренеп була (КИҢӘШЛӘР)

Электән биек үкчәле аяк киеме хатын-кызның «коралы» булып саналган. Әлеге фикер белән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килешәдер, мөгаен. Чыннан да, биек үкчәле аяк киеме аякларны - озын, гәүдәне - сылу, арканы - туры, хатын-кызны серле һәм матур итә.

Әле берничә ел элек кенә андый аяк киемнәре нәфис затның аерылмас дусты иде, хәзер, ничә яшьтә булуына карамастан, хатын-кызларның үкчәсез аяк киемнәренә күчүе күзәтелә. Чит илләрдән килгән туристларны бездәге хатын-кызларның хәтта эшкә дә биек үкчәле аяк киемендә барулары шаккатыра икән, дип сөйләгәннәрен ишеткән бар иде. Ниндидер мөһим сәбәпләр булмаган килеш, бәйрәмгә барган төсле сылуландыручы аяк киемнәрендә йөрүләрне алар бик аңлап бетермиләр. Ничек инде көне буе шулай каланчада сыман йөрмәк кирәк!

Ә безнең Европа илләренә сәяхәт кылучыларыбыз исә андагы нәфис затларның урамда көпә-көндез бизәнми-ясанмый гына үкчәсез уңайлы аяк киемендә йөрүләренә гаҗәпләнә. Тик соңгы вакытларда әкренләп без дә «европалаша» башладык. Берничә ел элек кенә кроссовки белән итәк кигән хатын-кызларны күреп зәвыксызлыкта гаепләсәк, хәзер аны гадәти күренеш буларак кабул итәбез.

Киенү турында сүз чыкса, һәммәбезнең дә миебезгә сеңдерелгән кагыйдәләрне искә төшерә торган гадәте бар. Шуларның берсе - үкчәсез аяк киеме белән итәк киеп булмый! Шулай итеп, уңайлы йөрүне сайлаган хатын-кызлар гомер буе чалбарда гына йөрергә тиеш булып чыгамы?

Юк, әлбәттә! Дөрес итеп сайлаганда, биек үкчәсез аяк киеме итәк белән дә, күлмәк белән дә бик килешле. Уңайлы аяк киеме белән матур күренәсегез килсә, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.


Кыскарак итәк, көмеш һәм алтын төстәге итәкләр үкчәсез аяк киеме белән дә бик тә күркәм булачак.
Очлы башлы үкчәсез аяк киеме карандаш итәк белән бик зәвыклы күренә.


Үкчәсез ботильоннар тездән һәм тездән бераз өстәрәк булган итәкләр белән матур.

Озын итәкне балетка, ачык, үкчәсез җәйге аяк киеме, спорт аяк киеме һәм биек кедалар белән киеп була.

Төз аслы сабо җиңелчә җәйге күлмәкне тулыландырып җибәрә.
Биек үкчәсез ботфортларны кыска итәк һәм күлмәк белән кияргә мөмкин.

Миди-итәк мокасин һәм лофер белән бик килешле була.

Димәк, үкчәсез аяк киеме белән дә нәфис һәм зәвыклы булып күренергә мөмкин. Әлбәттә, әлеге киңәшләр гардеробыгыздагы биек үкчәле аяк киемнәрен кырып-себереп чыгарып ташларга дигән сүз түгел. Ни дисәң дә, канга сеңгән биек үкчәләр бит инде ул! Бәйрәм күлмәкләрен, затлы костюмнарны алардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.


Биек үкчәсез йөрүне кулай күрүче хатын-кызлар колагына

Биек үкчәсез йөргән хатын-кыз нәфис күренми дигән сүз, гомумән, дөреслеккә туры килми.

Бүгенге көндә милитари стиле киң кулланыла һәм ул биек үкчәсез аяк киемнәре белән килешле. Металл төймәләр, массив каеш һәм аксессуарлар, хәрби киемнәргә тартым стиль хатын-кызларны нәфис һәм сихри итеп күрсәтә.

Аристократларча җайдак стиле дә күпләр күңеленә хуш килә. Атта йөрер өчен чыгарылган аяк киемнәре бик уңайлы һәм матур.
Зәвыклы һәм нәфис булып күренәсегез килсә, сезгә «парижанка» стиле туры килә. Әлеге стильне үз күрүчеләр карандаш итәк һәм төз аслы ботильон белән бик затлы күренәчәк.

Сүзен-сүзгә

Гөлназ Сәфәрова, шоумен, журналист:



- Минемчә, хатын-кыз беренче чиратта уңайлылыкны сайларга тиеш. Без бит, үзебезгә авыр һәм уңайсыз булса да, биек үкчәле аяк киеме киеп йөрергә күнеккән. Хәзер универсаль аяк киемнәре бар: аларны күлмәк белән дә, кыска итәк белән дә кияргә була. Европада бөтен кеше шулай киенә. Анда үкчәле туфлиләр киеп йөрүчеләр бик аз. Менә хәзер мин өйдән чыгып китәргә җыенам: өстемдә -күлмәк, ә аягымда - үкчәсез сандали.


Лариса Дёшина, ортопед-остеопат:



- Үкчәсез аяк киеме белән итәк яисә күлмәк кию читтән бик матур күренмәсә дә, уңайлы һәм файдалы, шуңа күрә алай киенүне хуплыйм. Төз аслы аяк киеменең бөтенләй үкчәсе булмау да файдага түгел, аяк киеменең 1,5-2,5 сантиметр үкчәсе булырга тиеш. Биек үкчәле аяк киемен исә көненә дүрт сәгатьтән артык кию киңәш ителми. Эшкә киеп барган очракта да, аны уңайлы аяк киеменә алыштыру зарур. Озак вакыт биек үкчәле аяк киеме киеп йөрү төз табанлылык, баш бармакның гипертрофиясенә китерә һәм әлеге бармак янында сөяк үсүгә сәбәпче була. Хәзер 20 яшьлек кызларда да санап үтелгән үзгәрешләр күзәтелә. Биек үкчәле аяк киеме арканы төз һәм сылу күрсәтә, диләр. Бу чыннан да шулай, нәфис зат егылып китмәс өчен тураеп йөрергә мәҗбүр була. Озак вакыт биек үкчәле аяк киемендә йөрү умыртка баганасын турайта (ә умыртка баганасы туп-туры түгел!), аның сыгылмалылыгын бетерә. Ә бу үз чиратында сколиоз, хондроз, умыртка баганасындагы бүсерләр килеп чыгуга сәбәпче була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading