16+

Карабодай оны нерв системасын ныгыта

Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый. Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз. Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер...

  • Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый.
  • Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз.
  • Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер стакан салкын суга өч аш кашыгы карабодай оны салып болгатабыз. Аерым бер литр су кайнатабыз һәм аңа карабодай оны салынган суны кушабыз. 8-10 минут пешерәбез дә эчәбез.
  • Калкансыман биз авыруларыннан: бер стакан әстерхан чик­ләвеген яхшылап төябез. Аңа бер стакан карабодай оны белән бер стакан карабодай балы салып болгатабыз. Пыяла банкага салып, суыткычта саклыйбыз. Атнага бер тапкыр әлеге катнашма белән чәй эчәбез.
  • Шикәр авыруыннан: иртән һәм кичке ашка ярты сәгать кала бер стакан кефирга бер аш кашыгы карабодай оны салып эчегез. Өч ай дәвамында эчәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading