Камыр өчен кирәк булачак:
200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 аш калагы май, 1 аш калагы шикәр комы, он, чүпрә. Камыр басып, аны кабарырга куябыз.
Эчлек өчен кирәк булачак:
3 суган
2 стакан карабодай
4 йомырка
Тәменчә тоз, борыч
Кыздыру өчен ак май яки үсемлек мае
Суганны майда кыздырабыз. Шунда карабодайны өстибез һәм тагын бераз кызыдырып алабыз. Су өстәп, ярманы пешерәбез. Пешерелгән йомырканы турыйбыз һәм карабодай белән кушып болгатабыз.
Комментарийлар