Рассаданы тәрәзә төбендә яки балконда үстергән вакытта, туфракта дымлылык зур булган, ә бүлмәдәге температура кирәгеннән түбәнрәк төшеп киткән очракта, гөмбәчекләргә үрчергә уңайлы шартлар туа.
Караяк гөмбәчекләре теләсә кайсы нәни үскеннең тамыр муентыгын зарарлап, нечкәртеп, савыт тулы рассаданы берничә көн эчендә тулаем юк итәргә мөмкин.
Бакчачылар караяк чиреннән саклану өчен, чәчүгә керешкәнче туфракны духовкада кыздыра йә субстратка марганцовка эремәсе, йәисә фитоспорин сибә.
Бу ысулларның күпмедер файдасы булса да, зыяны да юк түгел. Чөнки шушы рәвешле эшкәрткәндә, патоген элементлар гына түгел, үсемлекләрнең яшәеше өчен кирәкле, файдалы микроорганизмнар да үлә. Үсемлекләрнең чирли башлаганын күреп алуга, тиз арада әйләнә-тирәсендәге туфрагы белән бергә алып ташларга кирәк. Лотокта исән калган үсемлекләрнең төпләренә югарыда аталаган препаратларның берәрсе белән эшкәртелгән коры туфрак, йә мүк, көл, кыздырып суытылган ком сибеп, туфракны йомшартып, чирне таралудан туктатырга омтылыш ясап карарга була, әлбәттә.
Иң ышанычлы ысул – профилактика икәне бәхәссез. Рассада чәчәсе туфракны яшелчә бакчасыннан, түтәлдән алмавыбыз хәерле. Кәсле туфрак, урман туфрагы куллану, шуңа черемә, елга комы, көл, суперфосфат кушып болгатып, кышка катырырга кую отышлы. Алып кереп эреткәч, аңа фитоспорин эремәсе йә шау кайнар су бөркеп, томалап торсак та, туфракны кыздырып алсак та ярый. Шуннан соң вермикулит, кибеттән алынган торфлы, микроэлементларга баетылган субстрат кушарга була. Нинди генә савытка чәчсәк тә, орлыкларның зарарсызландырылган булуы мөһим. Кайберәүләр орлыкларны лоток эченә учлап сибеп кенә җибәрә. Мондый ысулны кулланганда, үскеннәр тыгыз тишелә, туфракның өске катламы тиз арада җилли, кипшенә алмый.
Тәрәзә төбендә кышын җылы түгел. Суны күбрәк сибеп җибәрсәк, патоген микробларга үрчү өчен менә дигән уңайлы мохит барлыкка килә. Агрономнар буразначыклардагы орлыкларның арасын кимендә 2 сантиметр, рәт араларын 4-5 см калдырып чәчәргә киңәш итә. Чәчкәннән соң сугарсак та, орлыклы рәтләргә ком сибеп кую отышлы.Ул тиз кипшенә. Үсемлекнең, шыта башлаган чагында нәни элмәге күренүгә, өстендәге пленка япмасын алып ташларга, сузаймасын өчен температураны төшерергә, фитолампа астында яктыртырга туры килә.
Проращивательдә үсүче теләсә кайсы яшелчә яки чәчәк рассадасына су сипкәч, туфракның өсте беркадәр кипшенгәнче савытның капкачын ачык тотып, җилләтеп алу зарури. Яисә коры ком сибеп җибәрү отышлы. Торттан, токмачтан бушаган савытларга чәчкән булсак, капкачны ачык тотып, нәни үсемлекләрне җилләтү тиеш.Тамырлар кислород ачлыгы кичермәсен өчен, туфракны йомшартып торабыз.Беренче мәлдә агач теш чистарткыч белән йомшарту уңайлы. Бүлмәдә һава агымы әйбәт йөрсен өчен, аз егәрлекле вентилятор кулланучылар бар. Кайвакытта үсемлекләрнең чирли башлаганын күргәч, яңа туфракка күчереп утыртып та коткарып була. Бер елны томатларыма караяк ябрылуын сизгәч, Суфия исемле азау ярган бакчачы дустымның киңәшен тотып, томат рассадасының 5- 6 см лы өске өлешен генә кисеп алып, энергенлы суга тыгып торып , яңа субстратка утыртып куйдым.
Негритос сортлы ул томатларым бик иртә һәм мул уңыш бирде. Караяк салкын су сипсәң дә килеп чыга. Рассадага кар суын җылытып сибү отышлы.Гадәттә хәлсез үсемлек чиргә тизрәк бирешә.Мондый бәлагә тарымас өчен, уңдырышлы туфракка орлыкларның тугын, эресен генә чәчик, нәни үскеннәрнең хәлсезен, зәгыйфен кызганмыйча вакытында йолкып ташлыйк. Үсемлекләрне сирәкләп күчереп утыртырга, яктыртырга, җилләтергә
иренмик.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар