16+

Карлыганлы пирог РЕЦЕПТЫ

Пирог 25-30 чамасы пешә. Өстәлгә суытып чыгарабыз.

Карлыганлы пирог РЕЦЕПТЫ

Пирог 25-30 чамасы пешә. Өстәлгә суытып чыгарабыз.

Карлыганлы пирогны ясар өчен 1,5 стакан 1,5 аш кашыгы он,125 гр атланмай, 220 гр шикәр комы, 1 чәй кашыгы камыр кабарткыч (разрыхитель- рус.), чеметем генә тоз, 3 йомырка, 1 чәй кашыгы крахмал, 600 гр карлыган (туңдырылган булса да ярый) белән пешерәләр.

1,5 стакан онга атланмайны ваклап салабыз һәм изәбез.
Шуңа 100 гр шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы камыр кабарткыч һәм чеметем тоз салабыз.
Йомырканың агыннан сарысын аерабыз. Агын суыткычка куябыз, сарысын камырга салабыз.

Ризыкларны изеп, камыр басабыз һәм шар формасында ясап, 30 мин суыткычка куябыз.
Карлыган туңдырылган булса, аны дуршлагка салып, өстенә кап-кайнар су агызабыз. 10 минут чамасы суы акканнан соң салфеткага салып киптерәбез. 
Суытылган йомырка агын кабартабыз. Аңа аз-азлап калган шикәр комын, камыр кабарткычны, калган онны  крахмалны кушабыз. Ахырдан карлыганны өстәп, бутыйбыз.

Духовканы 180 градуска кадәр кыздырабыз.
Пирог пешәчәк савыт төбен һәм кырыйларын майлыйбыз. Суыткычтан камырны алып савытка кул белән җәябез. Камыр өстенә эчлек салабыз.
Пирог 25-30 чамасы пешә. Өстәлгә суытып чыгарабыз.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading