16+

Карт алмагачны яшәртеп буламы?

Бакчагызда ябалдашларын як-якка җәйгән, юан ботакларын мүк сарган карт алмагачыгыз бармы? Моннан ярты гасыр элек бабакаең утырткан җимеш агачын кисеп ташларга кызганыч, шулаймы?! Әмма алмасы ел саен вагая бара. Җитмәсә, зур урын били, янәшәдәге түтәлләрне күләгәли. Нишләргә?

Карт алмагачны яшәртеп буламы?

Бакчагызда ябалдашларын як-якка җәйгән, юан ботакларын мүк сарган карт алмагачыгыз бармы? Моннан ярты гасыр элек бабакаең утырткан җимеш агачын кисеп ташларга кызганыч, шулаймы?! Әмма алмасы ел саен вагая бара. Җитмәсә, зур урын били, янәшәдәге түтәлләрне күләгәли. Нишләргә?

Минемчә, тамырлары тирәнгә киткән алмагачны этаплап кисеп яшәртеп, аңа икенче сулыш өрү төптән кисеп аударуга караганда күпкә отышлырак. Корткычлардан тыш, файдалы бөҗәкләр дә куе ябалдашлы алмагачка сыенып кыш чыга бит. Карт алмагачның кимчелеге: эреле-ваклы ботакларының күпсанлы булуында. Ябалдашының эченә кояш нурлары төшмәгәнгә, һәр чәчәк бөресен, җимшәнне җылы җил сыйпап үтмәгәнгә, иртәнге чык, яңгыр сулары озак кипмәгәнгә күрә, анда гөмбәчек чирләре пәйда була, корткычлар үрчеп, бакчага зыян салу өчен уңай шартлар туа.

Карт алмагачны кисеп яңартуның этаплары билгеле тәртиптә башкарыла. Беренче чиратта үле, чирле ботакларны кисеп алып яндырабыз. Аннан соң, кәүсәне бик нык куертучыларының санын киметү өчен, скелет ботакларның кайберләрен кисәбез. Бакчачылар телендә: алмагач ботаклары арасыннан футбол тубы җиңел генә очып чыга алырга тиеш, дигән гыйбарә бар. Кислородка бай саф һава агымы циркуляциясе тиешенчә булганда, гөмбәчек чирләре баш калкытмый, тирә-юньгә авырулар таралмый. Иркенлек фотосинтез процессына уңай тәэсир итә. Нәтиҗәдә агачның һәр ботакчыгы, яфрагы, чәчәге, җимшәне җылына, тиешенчә туена. 

Бу гамәлебездән соң, кәүсәне әйләндереп алган парус рәвешендәге юан ботакларны кыскартабыз. Уңыш формалаштырырга сәләтсез, ук рәвешендә югарыга таба үрләгән “волчок”ларны, кысыр симез ботакларны юк итәбез. Бик нык картайган, чамасыз озын булып үскән скелет ботакларның кайберләрен тулысынча кисеп алып, ярасына бакча сумаласы сылап куябыз. 

Кайбер алмагачлар яшьли дөрес формалаштырылмаганга күрә, бер төптән чыккан пар кәүсәле булып үсә. Бу конкурентлар үзара ярышып, югарыга үрмәли. Көчле җил-давыл вакытында урталай аерылып сынуы да ихтимал. Мондый очракта аларның берсен төбеннән үк кисеп алу зарури. Кайсы кәүсәне исән калдырасын бакчачы үзе хәл итә. Өстенлек сәламәтрәк, ныграк кәүсәгә бирелә. Исән калганының үз янәшәсендәге түтәлләрне, яшь агач-куакларны күләгәләмәве мөһим.

Буе өч-дүрт катлы йорт биеклегенә кадәрле сурайган алмагачның алмаларын имгәтмичә генә җыеп алу мөмкин хәл түгел. Шунлыктан, карт алмагачны яшәрткән вакытта, кайвакытта төп кәүсәне кисеп кыскартырга туры килә. Уңышның зурысы ян-якка таба сузылган ботакларда өлгерә. Шунлыктан скелет ботакларны төрле якка юнәлдереп, горизонталь рәвештә формалаштырып үстерү отышлы.

Карт алмагачны берничә ел дәвамында этаплап кисеп яңарту тиеш. Берьюлы күп ботакларын кисеп атсак, алмагач зур тетрәнү кичерә. Исән калырга омтылып, бер җәйдә исәпсез күп санлы “волчоклар” үстереп чыгара. Алар агачның энергиясен суыра, кәүсәсен куерта, туклыклы матдәләрен ашый, ә үзләре уңыш бирергә уйлап та карамый. Бу кысыр ботакларны күренгән саен, акрынлап юк итеп тору зарури, әмма сузаеп үсеп киткәннәренең бөтенесен берьюлы юк итә күрмәгез. Аларның кайберләренә прививкалар ясап, кайсыларын кыскартып, икенче берәүләрен тарттырып бөгеп куеп, киләчәктә уңыш бирергә сәләтле ботаклар формалаштырып була. 

Юан ботакларны бер кискәндә нибары егерме процентка кыскартырга ярый. Артыгын тырышып ташласак, алмагачыбыз корырга мөмкин. Агачларны кыскартып кисеп формалаштыруны кара көздә сок йөреше тукталгач, иртә язда – март башында агачлар уянганчы башкарырга ярый. Һәр киселгән урынга бакча сумаласы яки майлы буяу сылый барабыз. Кызыл балчык, бакыр купоросы, сыер тизәге катнашмасы сылап, өстеннән калын тукылмаган материал бәйләп куйсак, камбий катламы үсеп, яраларны төзәтергә керешәчәк. 

Бакчабыздагы бөтен төрле агач-куакларны санитар кисү вакытында, карт алмагачны яшәрткәндә эре һәм вак ботакларның бер-берсенә көндәшлек тудырганнарын, эчкә таба карап үсеп, ябалдашны куертучыларын, җиргә ятып, аска карап үскәннәрен, зәгыйфьләрен, кысырларын, чирләшкәләрен юк итәбез. Сәламәтләренең очларын беркадәр кисеп кыскартабыз. Берничә ел дәвамында этаплап формалаштырып, карт алмагачка яңа сулыш өрергә, киләчәктә уңышының сыйфатын яхшыртырга, күләмен арттырырга мөмкин. Мүкләрен тимер купоросы эремәсе сиптереп, корткычларын, гөмбәчекләрен бордос сыекчасы, “Профилактин” сиптереп юк итәргә була. 

Хәмидә Гарипова,
Казан.
Фото: https://pixabay.com/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading