16+

Каһвә эчмә, диета тотма

Безнең гадәти көндә­­лек гадәтләребез сәламәтлегебезне дә какшатырга мөм­кин. Алар арасыннан психологлар берничә төп га­дәт­не аерып күрсәтә.

Каһвә эчмә, диета тотма

Безнең гадәти көндә­­лек гадәтләребез сәламәтлегебезне дә какшатырга мөм­кин. Алар арасыннан психологлар берничә төп га­дәт­не аерып күрсәтә.

1. Йокы туймау. Статистика буенча, 60 нчы елларда кешеләр йокыга сигез сәгать бүлгән, ә хәзер ул якынча 6,5 сәгатькә калган. Тормыш ритмы тиз­лән­гәнгә, без эшне дә күб­рәк башкарырга мәҗ­бүр­без. Моңардан кала, төрле стресслар аркасында йокысызлыктан җәфаланучыларның да саны артты.
2. Ябыгырга теләү һәм диетада утыру. Диетада утырырга яратучыларны өч төркемгә бүлеп була. Бе­рәүләр, диета тотып, чынлап та ябыгуга ирешә. Икенчеләрнең бер­нәрсә дә барып чыкмый һәм алар рационнарын чикләүдән туктыйлар. Өченчеләр исә, йокыларсыз һәм ялларсыз, һаман да яңа диеталар уйлап таба яки шул ук диетаны һәрвакыт яңабаштан башлый. Нәкъ менә шул диета яратучыларга куркыныч яный да инде. Алар ябыгу буенча планнарын үти алмаудан канәгать түгел һәм үзләрен гел гаепле хис итә. Нәти­җәдә үзләрен тагын да кырысрак диета белән җәзалыйлар. Ә чынлыкта диета балансланган булырга, аны сайлаганда сәламәтлегең дә, мөмкинлекләрең дә истә тотылырга тиеш.
3. Хроник авырулар. Хроник авырулар кичерүчеләр, бүген инде җиңел­рәк, бәлки рәтләнеп китәр, дип, еллар буе табибка бармый.
4. Күп итеп каһвә эчү. Бер чынаяк каһвә хәл кертеп җибәрә анысы, ә менә аны күп итеп эчкән очракта, киресенчә, бөтен хәлегезне ала. Мондый эчемлек организмны дымсызландыра да. Шуңа да күп итеп каһвә эчүче­ләргә тәүлек буена аны су белән чиратлаштырырга киңәш итәбез. Каһвә эчмәүче­ләргә дә шул ук киңәш. Диетологлар һәр­көнне сигез стакан су эчәргә куша.
5. Энергетик эчемлекләрне күп куллану. Бу очракта бавыр, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зыян күрә.
6. Кислород җитмәү. Тынчу бүлмәдә утыру мат­дәләр алмашын акрынайта, тиз ардыра. Шуңа да вакытыгыз булган саен, урамда йөрергә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading