16+

Каймаклы соус белән тефтели әзерләү ЫСУЛЫ

Аның өчен 600 гр тавык ите, 1 йомырка, 1 стакан каймак, 1 суган, 1 кишер, 12 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы он, 2 стакан су, тәменчә тоз, борыч, 2-3 аш кашыгы түгәрәк дөге, сыек май кирәк.

Тавык итен һәм сарымсакны ит тарткыч аша чыгарып, аңа тоз, борыч салып болгатабыз. Фаршка дөге белән йомырка кушабыз да шарлар әвәлибез, аларны майлы табага тезәбез. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз һәм икесен бергә сыек майда кыздырабыз. Яшелчәләр өстенә он кушылган су һәм каймак салабыз да җылытырга куябыз (кайнатып чыгарырга кирәкми). Аннары яшелчәле соусны тефтели өстенә агызабыз һәм 35 минутка газ миченә куябыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading