16+

Кайнар ысул белән тиз тозлана торган каз

Иң элек казның итле калын урыннарын пычак белән тишкәләп чыгабыз (түш һәм бот тирәләрен).

Иң элек казның итле калын урыннарын пычак белән тишкәләп чыгабыз (түш һәм бот тирәләрен).

Каз сыярлык зур кәстрүлгә бер кап тоз һәм су салабыз да утка куябыз. Су казны күмеп торырга тиеш. Кайнап чыккач, казны әйләндерәбез дә 15 минут кайнатабыз. Уттан алабыз да казны шул тозлы кайнар суда калдырабыз. Бу эшне кичтән эшләсәң, каз иртәнгә тикле тозлы суда торып суына. Иртән казны алып саркытасың. Һәм газ мичендә 200 градуста берничә минут тотып аласың.
Тагын бер рецепт: майонезга дүрт-биш тырнак сарымсак уып салам, тоз, лимон согы сибәм дә казны кичтән шуның белән маринадлап куям (эчен һәм тышын). Икенче көнне эченә алма һәм кара җимеш турырып, махсус «җиң»гә тыгам. Баш-башларын бәйләп, «җиң»не өске яктан энә белән берничә җирдән тишәргә кирәк. 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 1,5 сәгать пешә.
Фәнзия Әхмәтшина,
Сарман.
PS. Яңа Чишмә районыннан Нәзимә Галимова каз салынасы суга бераз суган кабыгын юып салырга киңәш итә. Ул казның төсен матурлата икән. Казны газ миченә тыкканда, бөтен җиренә аз гына аджика сөртәләр, шулай тәмле була ди.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading