Шәһри Казан

Кайсы яшелчәнең төбенә өяргә ярамый?

Бәрәңге белән томатның төбенә өеп, уңышын бермә-бер арттырып булуын белмәгән кеше сирәктер. Әмма уңышын арттырам дип теләсә кайсы культураның төбенә өеп булмый, көтелгән нәтиҗәнең киресе килеп чыгуын көт тә тор.

Әйтик, кыярның нәзберек тамырлары туфракның өске катламында гына урнашкан. Аларга китмән белән кагылмавың хәерле, юкса үсемлекне тулысынча һәлак итәчәкбез. Су сипкәннән соң түтәлнең өслеге кабыкланып катып китмәсен өчен, мүлчәләү алымы үз-үзен аклый. Әлеге җәһәттән шәхсән үзем черемә, кипшенгән үлән сабаклары, печән кулланам. Кыяр үсентеләре төбенә, араларына яшь кычыткан сабаклары, кояшта кипшендереп, чүп үләннәре җыеп кертеп салам, утын көле сибеп җибәрәм. Табигый ашламалар җай белән таркалып, кыярларымны тукландыра, дымны әйбәт саклый, туфрак өслеге тыгызланмаганга күрә, эшче тамырлар кислородка туена.

Бу отышлы ысулны карбыз, кавын, ташкабак, патиссон, кабак үстергәндә дә яратып кулланам. Югарыда атап үтелгән бакча культураларын тиешенчә ашламасаң, мул уңышка ирешеп булмый. Мин аларны түбәндәгечә үстереп, әйбәт уңыш алам. Бер көрәк тирәнлегендә канау казыйм. Шуңа кимендә 30-40 см калынлыкта черемәгән яки ярым черегән тирес тутырып, өстенә 25-30 см уңдырышлы туфрак таратып җибәрәм. Кыяр, кабак, ташкабак, карбыз белән кавынны кайнар су сибеп җылытылган түтәл өстенә утыртам. Әгәр тирес сатып алу мөмкинлегегез булмаса, көздән үк канау казып, аска чыбык-чабык, икенче катламга бакчагыздагы чүп үләннәрен, яшелчә сабакларын, коелган яфракларны җыеп тутырып, чирләрне алдан кисәтү өчен, “Байкал-ЭМ” яки “Фитоспорин” препараты, көл сибеп җибәреп, өстенә туфрак таратып, түтәлне яңа сезонга алдан әзерләп калдырырга була. Язга чыккач, түтәлне берничә җирдән лом белән тишеп, чиләкләп кайнар су коеп, өстенә пленка ябып куйсагыз, җылы як кунакларын үстерү, алардан мул уңыш алу өчен бик уңайлы шартлар тудырырсыз.

Баллы һәм ачы борыч утыртып үстерүчеләр аның тамыр муентыгын тирән күмдермәскә, төбенә туфрак өймәскә кирәклеген белеп торырга тиеш. Юкса сабагының туфракка күмелеп калган өлеше череп, үсемлек һәлак була. Кәлшәгез тәрәзә төбендә ничек үскән булса, бакчадагы түтәлгә күчереп утыртканда да тамырларын шул тирәнлеккә генә күмдереп утыртабыз. Тамырлары тирәнгә китмәгәнгә күрә, борычның төбен йомшартканда бик сак булу, өске 3-4 сантиметрлы катламын гына йомшарту сорала. Төбен черемә, үлән белән мүлчәләп, туфрак өслегенең көпшәкләнүенә, дым саклауга ирешәбез. Борычка суны еш, әмма чамалап кына сибү сорала. Туфрак һәрдаим беркадәр дымлы тормаса, аның чәчәк бөреләренә зыян килә, чәчәкләре, җимшәннәре коела, уңышы аз була.

Реклама

Укроп, петрушка, салат, яфрак сельдерей, руккола кебек тәмләткеч үләннәрнең тамырлары дымга мохтаҗ булганга күрә, аларны даими һәм әйбәтләп сугару сорала. Төпләре катып китмәсен өчен, су сипкәннән соң Фокин кискече яки өч япьле кечкенә тырма белән йомшарткалап торабыз. Үсемлекләр әйбәтләп үсеп китеп, рәт араларын яулап алганнан соң, төпләрен яфраклары белән күләгәләп, беркадәр дым саклыйлар. Тәмләткеч үләннәр астына тирес кертергә, минераль ашламалар сибәргә киңәш ителми.

Кишер өлгерү фазасына кергәч, тамыразыгына туры кояш нурлары төшеп, кишере яшелләнеп, анда агулы соланин матдәсе тупланмасын өчен, беркадәр төбенә өяргә кирәк була.
Күргәнегезчә, һәр культураның үз таләбе. Агротехника таләпләрен төгәл үтәгәндә, уңышсыз калмабыз.

Хәмидә Гарипова,
Казан.

Фото:http://pixabay.com

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Бакча
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: