16+

Кайсы кыяр тәмлерәк?

Уңышның нинди булачагы орлыкның сыйфатыннан да тора. Шуңа да без сезгә иң яхшы кыяр сортларын тәкъдим итәргә булдык.

Кайсы кыяр тәмлерәк?

Уңышның нинди булачагы орлыкның сыйфатыннан да тора. Шуңа да без сезгә иң яхшы кыяр сортларын тәкъдим итәргә булдык.

Теплица өчен кыскартылган ян-як үрелмә сабаклы гибридлар, ягъни сабак очларын чеметеп алырга кирәкми торганы яхшы. Алар арасыннан үзеннән-үзе сер­кәләнә торган «Букет» һәм «Темп» дигәннәрен сайлагыз. «Суоми», «Валаамский» һәм «Саровский» да уңышны иртә бирә. Ә менә түбән температурага да чыдамлы «Весенний каприз», салкынга да, күләгәгә дә бирешми торган «Изумрудный поток», «Квартет», «Орлик» сортларының, икен­че яфрагы чыккач та, сабакларын чеметеп алырга кирәк. Аларны салат өчен дә, тозлау, консервлау һәм маринадлау өчен дә кулланырга була.
Корнишон яратучыларга «Алекс», «Алексеич», «Друж­­ная семейка», «Веселая компания», «Конрад», «Пыжик», «Чародей» һәм «Щедрик» гибридларын тәкъдим итәргә була.
Бал кортлары ярдәмендә серкәләнә торган, теплица өчен уңай булган яңа сортлар: «Нина» һәм «Микрон», «Эверест» һәм «Эвридика», гибридлары. Ә тозлау өчен: «Терешечка», «Солнечный» һәм «Ручеек» сортлары яхшы.
Ачык һәм ябык грунтлар өчен яраклы сортлар: «Бобрик», «Боровичок», «Клисс», «Кадриль» һәм «Твикси».
«Гейша», «Не грусти - похрусти» сортлары салат өчен генә әйбәт, тозлау өчен ул киңәш ителми.
Көндез ачып, төнгә ябып калдырыла торган грунтлар өчен «Вятский», «Валдай», «Дублер», «Каскадер», «Косинский»га туктала аласыз.
Ачык грунт өчен: «Елисеевский» (бал кортлары серкәләндерә торган), «Новгородец», «Архангельский», «Кай», шулай ук «Лидер», «Молодец», «Посошок», «Разгуляй», «Твикси», «Паратунка», «Ухажер», «Цыган», «Михалыч», «Пассат», «ДF Святослав». Яңа сорт саналган «Эдванс»ны тозлап булмый. «Святослав» дигәнен тозларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading