16+

Каз пешерү рецепты

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак саласы.

Каз пешерү рецепты

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак саласы.

Каз яңа суелган яки катырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз. Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй кашыгы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез. Махсус целлофан «җиң»гә дә тыгарга була. Мин берничә кат фольгага төрәм. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алам. 

Әнисә Миңнебаева.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading