Элек хатын-кызлар кул эшләре белән теләп һәм еш шөгыльләнә торган булган. Һәрбер хатын‑кыз диярлек бәйли, кисә, тегә, чигә белгән. Бүген күпчелегебезнең мондый вак эшкә вакыты да, теләге дә калмады кебек. Ләкин бу әле бар кешегә дә кагыла дигән сүз түгел. Хәзер кибеттә бар да бар, барасың да аласың, диючеләр булса...
Ял җитүгә, аны ничек файдалы һәм кызыклы үткәрергә икән дип уйлыйбыз. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, кемдер кунакка бара, кемдер кафеда дуслары белән очраша, ә кемдер иҗади остаханәләрдә яңа сәнгать төрләрен үзләштерә.
Казандагы иҗади остаханәләрне барлаганнан соң, киң таралган һәм кызыклы тапкан мастер-класслар һәм дәресләр исемлеген тәкъдим итәргә булдым. Шунысы уңайлы: остаханәгә үзең белән нәрсәдер алып килү соралмый. Барлык материаллар һәм инструментлар шунда бирелә һәм алар инде бәя хисабына кертелгән.
Скрапбукинг (инг. теленнән scrapbooking ) - истәлекле шәхси һәм гаилә альбомнарын, фото өчен рамалар, открыткалар, тартмалар ясау һәм бизәү. Әлеге төр кул эшен башкарганда кеше үзенең фантазиясен баета, гади әйберләрдән сәнгать әсәре тудырырга өйрәнә. Балалар, аеруча зурлар өчен бу кызыклы шөгыльгә түбәндәге үзәкләрдә өйрәнергә мөмкин:
«Печка» иҗат остаханәсе. Бәясе - 1000‑1500 сум тирәсе
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 900‑1000 сум тирәсе
Текстиль курчаклар. Әлеге төр кул эше көннән-көн популярлаша бара. Норвегия рәссамы Тони Финнангер дизайны буенча ясалган тильдалар, ягъни курчаклар, төрле хайваннар тегүчеләр күбәйгәннән-күбәя. Әйтик, сарык елы килү уңаеннан, бәрән тегү популяр. Бу эш катлаулы булганлыктан, күбрәк яшүсмерләр һәм зурларга туры килә.
«Искусница» иҗат остаханәсе. Бәясе - 1500 сум тирәсе
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 1500‑3000 сум тирәсе
«Печка» иҗат остаханәсе. Бәясе - 1100‑1600 сум тирәсе
Ленталар белән чигү. Бик тә кызыклы шөгыльгә охшаган. Җепләр белән чиккән бар чигүен, ә менә атлас ленталар белән юк әлегә.
«Ихсан» уку-тренинг үзәге. Бәясе - 400‑550 сум тирәсе
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 1000‑1200 сум тирәсе
Йонны киезләү
Йонны киезләп, аннан уенчыклар, хәтта картиналар да ясыйлар. Хәзер кибетләрдә бу төр иҗат өчен махсус төсле йоннар сатыла. Аларны киезләү өчен махсус энәләр дә бар.
«Печка» иҗат остаханәсе. Бәясе - 900‑1200 сум тирәсе
«Искусница» иҗат остаханәсе. Бәясе - 700‑1500 сум тирәсе
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 1000‑1300 сум тирәсе
Декупаж - төрле предметларны рәсем яисә орнамент ябыштырып бизәү, шуны аннары лак белән каплау техникасы. Бу техника урта гасырлардан бирле билгеле.
«Искусница» иҗат остаханәсе. Бәясе - 1500 сум тирәсе
«Рокс-Бокс» иҗат остаханәсе. Бәясе - 500‑700 сум
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 900 сум тирәсе
Сабын ясау. Бу төр иҗат күпләребезгә таныш, аны кайберәүләр өйләрендә дә ясыйлар. Киң таралган булса да, актуальлеген югалтмый, чөнки, нәтиҗәдә, көндәлек тормышта кирәкле әйбер әзерләнә. Алай гына да түгел, ул үзенең төсе һәм исе белән җәлеп итә. Балаларга да, зурларга да бертигез кызык.
«Рокс-Бокс» иҗат остаханәсе. Бәясе - 300 сум
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 1000 сум тирәсе
«Печка» иҗат остаханәсе. Бәясе - 700 сум тирәсе
Топиарий («бәхет агачы») - Европа флористикасында интерьер бизәү элементы. Әгәр дә сезне гөлләр яратып бетерми икән, топиарий менә дигән алмаш булачак. Бу оригиналь композиция беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Топиарийның матурлыгы аның түгәрәк формада булуында гына түгел, ә төрле төсләрне кушып эшләнүендә дә.
«Беседка» иҗат студиясе. Бәясе - 1000 сум тирәсе
«Искусница» иҗат остаханәсе. Бәясе - 1100 сум тирәсе
Балчыктан чүлмәк ясау. Монысы инде бигрәк кызык яңгырый. Ярты сәгатькә үзеңне чын чүлмәкче итеп хис итәсең, өстәвенә үз кулың белән ясаган чүлмәк тә алып кайтасың. Моннан кала, чүлмәкне төрле техника кулланып бизәп тә була. Анысы инде аерым мастер-класс.
«Фантазия» иҗат студиясе. Бәясе - 400‑500 сум
«Печка» иҗат остаханәсе. Бәясе - 500‑800 сум тирәсе
Югарыда санап киткәннәр әле тулы исемлек түгел. Бүгенге көндә кул эше иҗаты яши һәм тагын да байый, тулылана. Яңа материаллар барлыкка килә, яңа эшләнмәләр уйлап чыгарыла. Шуны да әйтергә кирәк. Төрле мастер-классларга, дәресләргә йөрү ул - вакытыңны файдалы үткәреп, яңа эшкә өйрәнү чарасы гына түгел, ә шулай ук яңа кешеләр белән танышу, аралашу, рухи дөньяңны баету да.
Сүзен-сүзгә
Эльвира Ниязова, икътисадчы:
- Мин төрле мастер-классларга йөрергә яратам. Өйдә үз кулым белән ясалган әйберләр күп җыелды инде. Кайвакытта кечкенә кызым белән бергә барабыз. Аны да өйрәтәсем килә. Яңа танышларым барлыкка килде, тәнәфесләрдә бергәләп чәй эчәбез. Шунысы бар: мастер-класслар арзан булмаганлыктан, еш йөреп булмый, аның каравы, айга бер булса да, барырга тырышам.
Комментарийлар