Шәһри Казан

Казанда пациентлар үз халәтен терминалга сөйли

Казанда ревматик авырулары булган пациентларга үзләренең халәтен билгеләү өчен терминал эшли башлады. Мондый терминаллар барлыгы Россиянең ун шәһәрендә куелды, шул исәптән Татарстан башкаласында да. Казанда ул 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы ревматология авырулары һәм остеопороз үзәгендә урнаштырылган.

Реклама

Әлеге җайланма аша ревматик авырулары булган пациентлар (ревматоидлы артрит, псориатик артрит һ.б.), терминалда бирелгән махсус сорауларга җавап биреп, авырулары турындагы мәгълүматны - үзләрендә булган симптомнарны дәвалаучы табибларына җиткерә ала, дип хәбәр итә РФ Ревматологлар ассоциациясенең матбугат хезмәте. Барлык җаваплар да турыдан-туры онлайн режимда дәвалаучы табиб-ревматолог кабинетындагы компьютерга китә. Икенче төрле әйтсәк, табиблар, шушы терминаллар аша, үзләренә кирәк булган барлык җавапларны ала алачак (сораулар барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алып төзелгән), ягъни авыруның билгеләре турындагы мәгълүмат, пациентны кабул иткәнче үк, алларында торачак. Бу вакытны да шактый экономияләргә булыша, чөнки һәрбер кешегә бер үк сорау биреп утырырга кирәк булмый. Авырулар да чиратта утырганда бер эшләрен бетереп куя. Терминалда эшләргә шәфкать туташлары ярдәмгә килә. Экспертлар фикере буенча, терминаллар челтәре, инновацияле нәтиҗәле инструмент булып, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.
Электрон терминал эшне берникадәр җиңеләйтер, билгеле, әмма дәвалаучы табибны алмаштыра алмас.
Сүз уңаеннан, статистика буенча, ревматик авырулар халыкның 12-25 процентында күзәтелә. Казанда гына да ревматоидлы артрит белән 12 меңнән артык кеше авырый. Авыруны тулысынча дәвалап булмаса да, табибка никадәр алданрак барсагыз, шулкадәр яхшырак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: