16+

Кәбестә ябыктыра, сидек юлларын чистарта, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый

Файдасы

Файдасы

Кәбестә күбесенчә судан тора, аз калорияле яшелчә булып санала, шуңа да аны ябыгырга теләүчеләр яратып ашый. Кәбес­тәдә витаминнар бик күп, ул сидек юлларын чистарта, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында файдалы. Кәбестәне махмырдан да кулланучылар бар. Яфракларын буыннар ялкынсынганда, бәрелгән урынга куялар. Шикәр диабетлы кешеләргә дә бу яшелчәне ашау яхшы. Ул кандагы глюкоза күләмен киметә.

Зыяны

Калкансыман биз авырулары вакытында кәбестә зыянлы булырга мөмкин. Шулай ук ашказаны җәрәхәтләре булганда, чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading