Шәһри Казан

Күбрәк аша...

Кышкы суык көннәрдә кешеләр ризыкны алты-җиде процентка күбрәк куллана, чөнки организм, суыкка каршы торып, энергияне күп сарыф итә. Шуны күздә тотып, диетологлар кышкы айларда кулланылырга тиешле ризыклар исемлеген дә булдырган.

Реклама

Майлы итне майсызына алыштыру, ашкайнатуны яхшырту өчен, аны горчица, керән һәм сарымсак белән ашау дөрес. Яшелчәләрнең сезонлысын сайлагыз. Аларда витаминнар күбрәк була. Боларга кабак, кәбестә, кишер, чөгендер, шалкан, торма һәм топинамбур керә. Әлеге яшелчәләрдән салатлар ясарга мөмкин. Тозлы кәбестә һәм кыяр-помидор турында да онытмагыз. Җиләк-җимешләрдән өстәлегездә банан, инжир, йөзем, күрәгә, кара җимешләр торсын. Ризыкны көненә 5-6 тапкыр кабул итәргә, әмма аз-азлап ашарга кирәк. Тагын бер мөһим нәрсә - суык көннәрдә аеруча F витамины һәм майлы кислоталар кирәк. Ә алар чикләвек, көнбагыш һәм диңгез балыгында бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: