16+

Кер юганда истә тот

Кер юганда истә тот

Кер юганда истә тотылырга тиешле киңәшләр

  • Киемнәрне дөрес итеп сортларга аеру. Төсенә карап кына түгел, тукыманың төренә дә карарга кирәк. Флис кием аерым юыла, сөлгеләрне дә синтетик киемнәр белән юмагыз.
  • Кер порошогын һәм агарта торган чараларны артык күп салмагыз.
  • Юар алдыннан киемдәге молнияне каптырыгыз, ә менә күлмәкләрне төймәләргә кирәкми - алар ертылып чыгарга мөмкин.
  • Су коену костюмын, эластан һәм спандекс тукымаларны фәкать җылымса суда кул белән генә юарга кирәк.
  • Керләр күп булып, ике тапкыр юасы булса, кайберәүләр кер юу машинасын ял иттереп ала. Рәттән юарга кирәкми дигән фикердә тора. Чынлыкта рәттән юу дөресрәк. Ул электр энергиясен куллануны киметә.
  • Кер юу машинасына киемне күп тутырмагыз.
  • Пуховик юганда, машинага өч теннис шары тыгыгыз.
  • Керне юып бетергәч, машинаны ишеген ачып киптерегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading