16+

Кер юу машинасын ничек дөрес сайларга?

Кер юу машинасын сатып алганда, иң беренче чиратта аның нинди функцияләр үтәвенә карыйбыз. Әмма белгечләр аңа гына алданмаска куша. Кайбер функцияләренә карап акча түгү үзен акламый, дип кисәтә алар.

Кер юу машинасын ничек дөрес сайларга?

Кер юу машинасын сатып алганда, иң беренче чиратта аның нинди функцияләр үтәвенә карыйбыз. Әмма белгечләр аңа гына алданмаска куша. Кайбер функцияләренә карап акча түгү үзен акламый, дип кисәтә алар.

Кер юу машинасында елдан-ел яңа программалар барлыкка килә, дизайны үзгәртелә. Бу яңалык­лар техниканың бәясенә дә тәэсир итә. Шул ук вакытта кер юу машинасы алган кеше, практика буенча, 20 төрле программаны да түгел, нибары дүрт-биш режимны гына куллана. Техниканы сатып алганда, һәр кеше үзенә кирәкле функцияне карап ала. Кемгәдер джинс киемнәр юу кирәк, ә икенчеләргә ул бөтенләй кирәк түгел. Баласында порошокка аллергия булганнар керне җиде тапкыр чайката торганын сайлый.

Машина бәясенә керне сыгу тизлеге дә тәэсир итә. Җитештерүчеләр бәяне барабанның ничек тиз әйләнүенә карап күтәрә. Минутына күпме әйләнеш ясавы исә мөһим түгел. 800 белән 2000 әйләнеш кер юу сыйфатына тәэсир итми. Әйләнеш күп булган машинага башка мотор һәм тиз тузмый торган подшипниклар куялар. Бу аның бәясе 30-40 процент артуына китерә. Кер яхшы сыгылсын өчен оптималь күрсәткеч – минутына 1000-1200 әйләнеш.

Бүген җитештерүчеләр «А+» һәм аннан да югары класслы машина чыгара. Аны «Мамык тукымадан тегелгән кием­нәр» программасына карап куя­лар. Практика күрсәткәнчә, кер юу сыйфатына машина үзе генә түгел, порошок һәм киемнең никадәр пычрак булуы да йогынты ясый. Яхшы порошок кулланганда, «В» класслы машина да әйбәт.

Онытылып калган керне яки порошок салырга онытылган булса, аны ­«АддВаш» (AddWash) функцияле машинага кер юуның теләсә кайсы этабында өстәмә ишек аша тыгып була. Мондый техника да кыйбат тора.

Киптерү функцияле машина да бар. Әмма аны сатып алганда, тукыманың төрен сайлап булмавын истә тотыгыз. Калын тукымалар кипмичә, юкалары артык кибеп чыгарга мөмкин. Аннары, бу функцияне эшләткәндә, машинага керне күп итеп салып булмый.

«Җиңелчә үтүкләп чыгара торган» программа эшләгәндә, су күп кирәк булуын онытмагыз. 

(«АиФ»)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading